Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гөлүсә Юсупова Чүпрәле районы “Цильна хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы

Гөлүсә Юсупова   “Цильна хуҗалыгында сыер савучы булып эшли.

Алдынгылар слёты алдыннан без аның белән күрешеп алдык һәм тормыш юлы, ничек савымчы булып китүе турында сораштык.

–Кечкенәдән үк инде ферма юлын таптадык без. 1985 елда Иске Шәйморза авылыннан Кече Чынлыга килен булып төшкән идем. Тормыш иптәшем Ирек үзе дә шушы хуҗалыкта эшли иде. Мин дә колхоз җитәкчеләренә фермадан эш бирүләрен сорап килдем. Дөрес, элек еллардагы сыер савучы хезмәтен хәзергесе белән чагыштырып булмый инде анысы. Эшләрнең күбесе диярлек кул көче белән башкарыла иде. Шулай да яратып эшләдек, зарланмадык, күрсәткечләребез дә югары булды. Хезмәт стажымның 35 елы  “Цильна” хуҗалыгы савымчысы буларак үтте менә.

Хәзер фермаларыбызда эш бөтенләй башкача, авыр кул эшләре бөтенләй юк диярлек, ашату-эчертү, асларын чистарту һәм сыерларны саву кебек эшләр тулысынча механикалаштырылган. Хуҗалыкта терлек азыгын мулдан әзерлиләр. Рацион фәнгә нигезләнеп төзелә. Күп сөт җитештерүебезнең сере дә шунда, дип уйлыйм. Аннан соң күрсәткечләреңә карап хезмәт хакын да түлиләр. Хәзерге вакытта ферма эшчәннәренең уртача айлык хезмәт хакы 35 – 40 мең сум тәшкил итә. Җәй айларында 45 мең сум алып эшләдек. Ел башыннан үземә тапшырылган группадагы 31 сыерның һәркайсыннан 7181 килограмм сөт саудым. Хуҗалыкта Миләүшә Бикбаева белән Нурзидә Сөләйманова да җиде мең чиген уздылар, -дип сөйләде безгә Гөлүсә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев