Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Геройга — Батырлык ордены

Батырлык ордены белән Геннадий Ильин бүләкләнде

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә райондашыбыз Геннадий Ильин Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул махсус хәрби операцияжә катнашканда һәлак булды.

Дәүләт бүләге Башкарма комитетның утырышлар залында, геройның туганнарына тапшырылды. Тантана Геннадий Ильинның якыннары, шулай ук, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин катнашында узды.

Җитәкчеләр геройның истәлеге онытылмас, диделәр. Аңа тирән рәхмәт һәм хөрмәт белдерделәр. — Геннадий Ильин Ватан өчен гомерен бирде. Хәрби бурыч үтәгәндә батырлык, фидакарьлек үрнәше күрсәтте,-диде Марат Гафаров.

Батырлык орденын туганнары өчен абыйлары Борис, Олег, Вячеслав, Виктор һәм кыз туганы Инна чыгып алды. 

Белешмә: 

Геннадий Анатольевич Ильин 1976 елның 6 маенда Татарстан Республикасының Чүпрәле районы, Иске Дуван авылында туган. 1983-1991 елларда Иске Дуван мәктәбендә укыган. 1991-1994 елларда һөнәри техник училищеда белем ала. 1994 елның 10 декабреннән 1996 елның 2 декабренә кадәр Чиләбе шәһәрендә хәрби хезмәт срогын үти. 2023 елның 3 ноябрендә, контракт нигезендә, махсус хәрби операциягә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев