Газета—якын дус та, ярдәмче дә
Газета-журналлар уку — электән килгән матур йола саналган.
Бүгенге заманча технологияләргә шулкадәр ияләшеп беттек, иртә торсак: кулда телефон, кич ятсак та кулда телефон, эштә компьютер экраны, яшьләр исә алардан башка бөтенләй дә яши алмый. Бер яктан барысы да уңайлы, җайлы, бөтен мәгълүмат кул астында ук, китапханәләрдән, я булмаса башка җирдән эзлисе дә юк. Шул ук вакытта, гадәти булган аралашудан, китап, газета-журналлар укудан читләшеп барабыз түгелме?
Газета-журналлар уку — электән килгән матур йола саналган. Аның үз тәме бар. Буш экранга карап утырганчы, кулыңа газетаны алып, яңалыкларны барлау күпкә күңеллерәк. Моннан тыш, барлык мәгълүматларны да интернетта туган телебездә табып бетереп булмый.
Моның шулай икәнлеген Иске Чүпрәле авылында яшәүче бертөркем өлкәннәребез дә әйтә. Үткән елгы вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясендә Ленин урамында яшәүчеләр редакциябезгә шалтыратып, хат ташучылары булмавын, шулай да район газетасына языласы килүләрен әйттеләр. Без исә аларга альтернатив язылу тәкъдим иттек.
Шундый абунәчеләребез арасында районыбызның иң актив өлкәннәре Гөлсинә апа Фәизова һәм Вера апа Азизова да бар. Алар күршеләр дә әле, барлык чараларга да бергәләп йөриләр.
"Районга Чувашиядән килен булып төшкән көннән бирле газетага язылып, укып барам. Яраткан язмаларны кисеп алып саклыйм, еллар узгач, кабат алып укыйм. Алар бит— район тарихы, авыллар елъязмасы«,-ди Вера апа Азизова.—Үзем эшләгән чорда да редакция коллективы белән еш аралашырга туры килде, анда һәрвакыт ачык йөзле, төпле фикерле хезмәткәрләр эшләде, бервакытта да кире борганнары булмады.
Гөлсинә апа Фәизова:
«Мин шулай уйлыйм: син үз районыңны яратасың, аның тормышын, күпмилләтле халкының мәдәниятен, рухи кыйбласын беләсең килә икән, „Туган як“ бу уңайдан иң якын ярдәмчең, дустың була ала. Аның хәзер эчтәлеге генә түгел, эшләнеше дә үзгәрде —заманча, зәвыклы, кулга алуы ук күңелле. Рәхәтләнеп укыйм газетаны, үзем дә хәбәрләрем булса, язып җибәрәм. Райондашларыбызны да өндим: әйдәгез бергә фикер алышыйк, шатлыкларыбызны уртаклашыйк, борчыган сорауларга бергәләп җавап эзлик. Кыйммәтләнде дип тормыйк, ният итеп бер түләсәң, газетаңны кунак көткәндәй көтеп аласың».
Сүзгә күршеләре Фрида апа Хафизова да кушыла.
—Тормыш иптәшем Фәрит белән газета-журналлардан башка тора алмыйбыз. Ул көнен, вакытын көтеп тора, почта тармасыннан газеталарны үзе чыгып ала. Район газетасыннан тыш, әллә никадәр республика, рус матбугатын да яздырабыз. Укырга бик яратабыз. Өйдә газета-журнал булмаса, нидер җитми кебек безгә.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да һәрвакыт җәмәгатьчелекне мәгърифәтле булырга өндәп, шигырьләр язган. Ул бүген дә актуальлеген югалтмый. «Көчле берне егар, белемле меңне егар», дип әйтүләрендә дә зур хаклык бар. Мәгърифәтле, белемле булып калырга тырышыйк, җәмәгать, газета-журналлар яздырыйк, укыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев