Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гаиләләрнең күпчелеге ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтә

Бүгенгегә 47618 сертификат проактив режимда тапшырылды.


Моннан 14 ел элек кебек үк, ана  (гаилә) капиталына сертификат алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия  Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

 

“Демография милли проект кысаларында дәүләт программасы гаиләгә кергәннән бирле ана капиталы акчаларын файдаланырга карар кылган гаиләләрнең 88,2 проценты (258 мең гаилә) акчаны торак шартларын яхшыртуга, 2,4 % (5 мең гаилә) икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән, 9,3%  балаларга белем бирүгә тоткан.  Бары 71 кеше генә ана капиталы акчасын ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен арттыру өчен файдаланган.  2007 елдан Республикада ана капиталына 346  мең сертификат бирелгән.

 

Узган елның 1 нче гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә  ана капиталына сертификат алу хокук бирелде. Андыйлар быел гаилә бюджетларын 483 881 сумга арттыра алды. 2020 елдан башлап икенче балалары  туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасына тагын 150 550  сум өстәлде һәм гомуми сумма 639 431 сум тәшкил итте.

 

Сертификат рәсмиләштерүне гадиләштерү максатында быелның апреленнән Россия Федерациясе Пенсия Фонды ана капиталына сертификатны проактив рәвештә , ягъни гаиләләрдән гариза алмыйча гына бирә башлады. Апрельдән бүгенгегә 47618 сертификат проактив режимда тапшырылды.

 

 “Бала туганнан соң ук ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә аның акчасыннан Пенсия Фондына мөрәжәгать итеп тормыйча да файдалана башлый ала” дип билгеләп үтте Пенсия фондының  Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

 

Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны Пенсия Фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша , күпфункцияле үзәктә , шулай ук  торак алу өчен кредит алынган банкта, шулай ук Пенсия Фондының территориаль органына мөрәжәгать  итергә мөмкин.  Бу очракта мөрәжәгать итүченең рәсми теркәлү һәм яшәү урыны мөһим түгел.

Реклама

 

Әлеге төр хезмәт күрсәтелә башлаганнан алып  бүгенгәчә Пенсия фонды  органнарына мөрәжәгать итмичә, кредит учрежденияләре аша  торак шартларын яхшыртуга  кредит алу өчен 5275 гариза тапшырылган.

 

Исегезгә төшерәбез: ана капиталына бәйле барлык исәп-хисап акча күчерү юлы белән генә башкарыла, сертификатны акчалата алу закон нигезендә тыела.

Россия Пенсия фондының сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X