Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гаилә бәхете – балалар белән

Язмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.

Клавдия дә, Валерий да икесе дә Зур Аксу авылыннан. Клавдия мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ульяновск дәүләт университетында белем ала. 2015 елда алар Валерий белән гаилә коралар. Клавдия авылда терлекчелек белгече булып эшләсә, Валерий газ службасында хезмәт куя. Язмышларын авыл белән бәйләгән яшьләр төп йортта, әниләре Анастасия Константиновна белән бергә, яшиләр.

Биш яшьлек уллары Глеб һәм дүрт яшьлек кызлары Ульяна авылдагы балалар бакчасына йөри. Ә нәни Евага исә әле алты ай гына булып килә. Клавдия да әлегә декрет ялында, балалар тәрбияли.

  • Балаларымның, оныкларымның тормышларына куанып туя алмыйм. Аллага шөкер, бик дус, тату яшибез, киләчәктә дә шулай булсын иде,-ди гаиләнең өлкәне Анастасия ханым.
  • Безгә сез бигрәк яшь бит әле, өч бала белән авыррак түгелме диючеләр бар, -ди Клавдия. – Киресенчә дияр идем. Балалар арасында яшь аермасы азрак булганда алар бер-берсенә ярдәмләшеп үсә. Мин дә, тормыш иптәшем дә балалар яратабыз. Хөкүмәткә дә рәхмәт билгеле. Төрле программалар белән без, яшь гаиләләрне, үсендереп тора.

Яшь гаилә район халкын социаль яклау бүлеге аша һәр ай саен бирелә торган пособиене дә билгеләткән. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан авылда яшәп, өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә бирелә торган 100 мең сум акчаны да алган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә авылда яшәп, 29 яшькә җиткәнче өченче баласын тапкан әниләргә 100 мең сум күләмендә акча бирелә. 25 яшькә җиткәнче икенче баласын тапканнарга – 50 мең сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев