Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Фитосанитария сертификаты турында

“Фитосанитария сертификаты алу өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәгълүматны кайдан табып була икән?” Дамир, Иске Чүпрәле авылы.

Газета укучыбызның әлеге соравына Татарстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров җавап бирә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 13 июлендәге 293 номерлы боерыгы белән расланган фитосанитар сертификатны, реэкспорт фитосанитария сертификатын, карантин сертификатын бирү тәртибенә ярашлы рәвештә, мөрәҗәгать итүчеләр фитосанитар сертификатын бирү өчен тәкъдим ителә торган үрнәкләр буенча гариза бирәләр (N1, N2, N3 нче кушымталар), шулай ук түбәндәге документларны тапшыралар:

1) шартнамәнең (контрактның) күчермәсе, аның нигезендә Россия Федерациясе территориясе белән карантин астындагы продукцияне чыгару башкарыла (күрсәтелгән шартнамә (контракт) төзелгән очракта);

2) физик зат булып торучы мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документның күчермәсе;

Реклама

3) карантин астындагы продукциянең карантин фитосанитар торышы турындагы бәяләмә;

4) Россия Федерациясе законнарында үсемлекләр карантины өлкәсендә һәм (яисә) импортер ил таләпләре белән билгеләнгән очракларда карантин фитосанитар зарарсызландыру акты.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм ашлык сыйфатын күзәтү һәм орлык контроле бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а йорт. Шулай ук, 8 (843) 277-69-26  телефоны буенча шалтыратып яисә shn.tatarstan.ru сайтына кереп тә мәгълүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X