Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел булды

Әфганстан – йөрәк ярам...

 

1989 елның 25 декабрендә, көндезге сәгать өчтә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстан Демократик Республикасы территориясенә керде. Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү турында карар 1979 елның 12 декабрендә, КПСС Үзәк комитетының Политбюро утырышында кабул ителә. Аның максаты да әлеге илгә башка ил хәрбиләренең тыкшынуын кисәтү була. КПСС Үзәк комитеты Политбюросы совет гаскәрләрен кертү турында Әфганстан җитәкчелегенең формаль мөрәҗәгатенә нигезләнеп шундый карарга килә. Әлеге конфликтта бер яктан Әфганстан Демократик Республикасының кораллы көчләре торса, икенче якта кораллы оппозиция була. Моджахитларга (дошманнарга) Америка, НАТО блогы составында торган Европа илләре белгечләре һәм Пакистанның махсус службалары ярдәм итә. 9 ел, 1 ай һәм 19 көнгә сузылган (2238 көн) Әфган сугышын Россиянең 546255 солдаты һәм офицеры үтте, 49985се яраланды, 6669ы инвалид булып калды, 13836е тау – таш арасында башын салды, 312 хәрби хәбәрсез югалды һәм 18әве башка илләргә күчерелде. Еллар буенча карасак, 1979 елда – 86, 1980 елда – 1484, 1981 елда – 1298, 1982 елда – 1948, 1983 елда – 1446, 1984 елда – 2346, 1985 елда – 1868, 1986 елда – 1333, 1987 елда – 1215, 1988 елда 759 һәм 1989 елда 53 ватандашыбыз һәлак булды. Җитмеш бер солдат һәм офицер Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

Әлеге сугышта Чүпрәле районыннан 219 солдат катнашты, аларның унбиштән артыгы орден-медальләр белән бүләкләнде. Иске Чүпрәледән: Рифкат Ихсанов, Илдус Хәйбуллов, Яңа Чокалыдан Мәксуд Гафуров, Мунчәлидән Румыл Җамалетдинов, Шлангадан Наир Нуртдинов, Иске Кәкерледән Нәгыйм Шәйдуллин, Яңа Элмәледән Николай Пришелцев, Геннадий Чамин һәм Коршанга - Шигалидан Петр Маркелов кебек тугыз батыр егетебезгә туган якларга исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмады. Өйләренә кайткач Илһам Хафизов, Ринат Шәрәфетдинов, Ирек Фәхретдинов һәм Василий Карсаков вафат булдылар. Алар янәшәсендә Чечня сугышы корбаны Александр Шуркин да бар.  

Әфган сугышында Советлар Союзы 118 самолет, 147 танк, 1314 БМП, БТР һәм БРДМ, 433 орудия һәм миномет, 1138 радиостанция, 510 инженер машинасын, 11369 бензовозын һәм йөк машинасын югалтты. “Интернациональ ярдәмнең” нәтиҗәсе шундый. 250 татарстанлы - әфганчы орден, 1415 се медальләр белән бүләкләнгән. Ә һәлак булган Әфганстан кешеләре турында төгәл сан юк, шулай да кайбер мәгълүматлар 1 миллионнан 2 миллионга кадәр әфганчы юк ителүе турында сөйли. Совет власте заманында бу сугышны искә алмаска тырыштылар. Шуңа күрә бу көн истәлекле дата буларак рәсмиләштерелмәде.

Бүгенге көндә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда 15 нче февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар. Әфган сугышы - һәр шәһәр, район, авылга кагылган. Аның рәхимсез җиле, кайгысы күп йортларга кергән. Бу афәт яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә бетмәс кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да, аларның яшьлек еллары сугышта үткән һәм ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып саклана.

Сугыш – куркыныч сүз. Әйе, туган ил, Ватан чакыргач хәрби бурычын һәр ир – егет үтәргә бурычлы. Ә хәрби хезмәтләре Әфган җирендәге конфликтларны җайга салу чорына туры килгән совет солдатлары үз алларына куелган бурычларны батырларча, намус белән үтәде. Шуны да искәртик,  15 февральне без "Әфганчылар көне" буларак билгеләп үтә идек. 2011 елның 1 январеннан башлап аны "Ватаннан читтә хәрби хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне" буларак календарьга керттеләр. Тарих битләренә күз салсак, андый 30 сугышта 1,5 миллионнан артык солдат катнашкан, 25 меңнән артыгы чит җирләрдә башын салган. Хәзер 15 февраль көнне без Вьетнам, Мисыр, Корея, Камбоджа, Сирия, Ангола, Йемен, Әфганстан һәм башка илләрнең чакыруы буенча утка кергән һәм хәрби антларына ахыргача тугры калган солдатларны искә алабыз.

Совет иле хәрбиләренә ике дистәдән артык дәүләтнең сугышчан хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Якын көнчыгыштагы сугышлар аша гына да 30 меңнән артык солдат һәм офицер уза. Озак еллар сер булып сакланса да, 90 нчы еллар ахырында гына безнең хәрбиләрнең чит ил сугышларында катнашулары турында ачыктан - ачык яза башладылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев