Евгений Иванцов: «Эшләгән эшкә хөрмәт белән карау кирәк»
«Прогресс» унитар муниципаль предприятиесе социаль-мәдәни әһәмияттәге объектларны җылыту, район халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм башка шундый хезмәтләр белән шөгыльләнә.
Предприятиенең оешуына әлләни күп еллар үтмәсә дә, эшләгән эшләре, эшнең сыйфаты өчен җаваплылык тоя белүе белән халык арасында ышаныч казанды. Оешма киләчәккә нинди планнар белән яши? Шул хакта аның җитәкчесе Евгений Иванцов белән әңгәмә кордык.
— Евгений Николаевич, май ае тәмамланып килсә дә, күпләр әле өйдәге газ мичләрен сүндерергә ашыкмый. Социаль-мәдәни объектларда бу уңайдан хәл ничегрәк?
— Без 32 мәктәп һәм балалар бакчасын, 22 мәдәният йортын, 4 спорт объектын һәм башка шундый 18 объектны җылылык белән тәэмин итәбез. Җылыту сезоны көзен, бераз салкынайту белән тотына һәм апрель тәмамланганчы дәвам итә. Балалар бакчаларын, шулай ук, дәвалау учреждениеләрен, «Җылы йорт» социаль приютын, мәгариф объектларын уртача тәүлеклек температура +10 градус һәм аннан югарырак булганда гына җылытудан туктатабыз. Быел менә май ахырына кадәр әлеге биналарга җылылык бирелде.
— Евгений Николаевич, безнең районда суүткәргеч 70нче елларда ук, Кушкуак авылыннан Яңа Чүпрәле, Иске Чүпрәле авылларына тартылганлыгын беләбез. Ә шулай да суүткәргечләр төзүнең колачлы эшләре соңгы ун елга туры килде. Райондагы барлык авылларга диярлек эчәргә яраклы су белән тәэмин ителде. Шушы суүткәргечләрне карап тору, абонентлар белән килешүләр төзү дә сезнең оешмага тапшырылган иде. Бу эш хәзер инде җайга салынды — суүткәргечләр эшләп, яңа абонентлар өстәлеп тора. Шулай да райондашлардан еш кына «краннарда нигә су юк?» дигән зар ишетергә туры килә. Бу нидән шулай?
— Районда төзелгән су белән тәэмин итү челтәрләренең озынлыгы 454 км.(!). 11 су алу, 3 скважина, 14 насос станциясе безнең карамакта. 2023 елда су челтәрләрендә килеп чыккан аварияләрне бетерүгә авария бригадасы 358 тапкыр чыккан.
Бигрәк тә кышкы чорда эш кыенлаша. Су башнялары туңа, урам юлларын кардан арындырганда тракторлар авария люкларының капкачларын төрттереп китәләр һ.б, һ.б. Кайбер кешеләр үз белдеге белән җир казу эшенә керешәләр, бу участокта җир асты суүткәргеч челтәре, башка коммуникацияләр үтмиме икән дип, белешеп тә карамыйлар. Күп вакыт шундыйлар гаебе белән дә суүткәргечкә зыян килә. Проблеманы төзәткәнче бер авыл, әллә ничә урам сусыз торырга мөмкин. Бу зарлану түгел. Үзебезгә йөкләнгәнне без эшлибез. Суның сыйфатын да тикшереп торабыз, суүткәргечләрнең искергәнен яңага алмаштырырга да тырышабыз, халык гозеренә дә аңлаешлы карыйбыз. Бары тик халыкта да үзе куллана торган хезмәтләргә хөрмәт белән карау формалашсын иде. Ничә миллионнарга төшеп төзелгән суүткәргечне эз, люк капкачларып ват-җимер, кулланган су өчен түләмә — алай булмый бит инде...
— Судан файдаланып та, түләргә теләмәүчеләр бармы?
— Кызганычка каршы, бар шул. Су челтәренә законсыз тоташып, урлаучылар да юк түгел. Юкса, ничә сум инде бер литр суның бәясе бездә! 42 сумнан аз гына артык! Шуны да түләргә теләмәүчеләр табыла.
Контролерлар, билгеле, эшләп торалар. Түләмәүчеләрне дә ачыклыйбыз, штрафлар да салына, судка да бирәбез...
2023 елда салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өчен вакытында түләмәгән өчен кайбер чүпрәлеләрнең бурычлары 152 мең сумга менеп җиткән иде. Суд приставлары тарафыннан шуның 106 мең сумы түләттерелде.
— Предприятие төзелеш, ремонт эшләрен дә башкара. Агымдагы елга планнарыгыз нинди?
— Быел Уби мәктәбенең җылылык бирү бинасының түбәсе капиталь ремонтланачак. Зур Аксу авылында җылылык трассасы яңартылачак. Иске Чүпрәле авылындагы район мәдәният йорты һәм Мунчәли авылындагы мәктәп-балалар бакчасындагы котельняларда газ мичләрен дә яңага алмаштырырга планлаштырабыз.
— Евгений Николаевич, газета укучыларны үзегез белән дә таныштырып китегез әле.
— Мин Хайбулдино авылында тудым, авылдагы мәктәпне тәмамладым. Аннан соң Ульяновскида Столыпин исемендәге дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укыдым. 1997-1999 елларда, Ерак Көнчыгышта армия хезмәтен үттем. Аннан соң 14 ел Себердә эшләдем. 2014 елда районга кайтып төпләндем һәм МУП «Прогресс» оешмасына баш инженер булып урнаштым. Күп тә үтмәде оешма җитәкчесе вазифасына алындым. Гаиләм бар. Тормыш иптәшем белән ике кыз үстердек. Олы кызыбыз Казанда юридик институтта белем ала, икенче кызыбыз 8 сыйныфта укый.
— Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
— Буш вакытым юк диярлек. Балык тотарга яратам. Техниканы үз иттем, мөгаен, техниканы яраткангадыр, инженер һөнәрен дә сайладым. Техника — ул минем хоббием да.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев