Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эссе көннәр тору сәбәпле, Чүпрәледә комиссия утырышы узды

Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашты.

Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы узды.

Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитовның чыгышы тыңланды. Үз чыгышында ул корылык, мондый авыр һава шартларында малларны кышлату өчен азык әзерләү мәсьәләләренә кагылды.

Район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 114нче янгын часте җитәкчесе Роман Колпаков сөйләде. Ул су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен дә күтәрде. Барлык вазыйфаи, җаваплы затлардан су коенырга ярамаган теге яки бу су объектларында коенуны тыя торган билге барлыгын тикшерүне сорады. Үзенең чыгышында ул, шулай ук, агымдагы елда райондагы янгыннарга һәм аларның нәтиҗәләренә тукталды. Роман Колпаков авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, район үзәгендә, авылларда коры үлән яндыру очракларын кисәтүне контрольга алуны да сорады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев