Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Эшкуарлык фабрикасы» вәкилләре Чүпрәледә бизнес-тренинг үткәрделәр

17 сентябрьдә Чүпрәле районында «Эшкуарлык фабрикасы» вәкилләре эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен бизнес-тренинг үткәрделәр.

«Созидание» клубының актлар залында узган тренингта катнашучылар төрле проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен, үз бизнесларын уңышлы алып бару һәм шәхси бюджетларын алдан планлаштырырга өйрәнде.

Исегезгә төшерәбез, «Эшкуарлык фабрикасы» – ул Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган белем бирү проекты. Ул яшь эшкуарларга һәм үз бизнеслары булган кешеләргә алга таба да уңышлы үсеш өчен белем бирү проектларын гамәлгә ашыра.

Чарада  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, районның урта һәм кече бизнес вәкилләре катнашты.

Марат Гафаров сәламләү сүзендә яшьләрне авырлыклар алдында беркайчан да куркып калмаска һәм куелган максатларга ирешү юлыннан тайпылмаска чакырды. “Шулай булганда гына эшмәкәрлек өлкәсендә уңышка ирешергә мөмкин”, -диде ул.

Чара кысаларында “Эшкуарлар фабрикасы” вәкиле Рөстәм  үз бюджетыңны дөрес планлаштыру ярдәмендә  акча туплау һәм үз максатыңа ирешү юлларын күрсәткән дәрес-уен үткәрде. Уен барышында төрле бизнес-идеяләр тәкъдим ителде.

Тренингта катнашучылар очрашуның кызыклы, шу лук вакытта эчтәлекле дә булуын билгеләп үттеләр. Тренинг югары эмоциональ һәм эшлекле шартларда узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев