Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эш урыннары махсус бәяләнергә тиеш

РФ Конституциясе һәм Хезмәт кодексы нигезендә биш елга бер мәртәбә хезмәт шартлары буенча барлык эш урыннарына аттестацияләнә иде.

Моңа үзгәрешләр кертелде. Һәм әлеге үзгәрешләрне күздә тотып кабул ителгән  “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” гы 426 санлы федераль закон 2019 елның беренче январеннан эшли башлаячак. Законның исеменнән үк аңлашылганча, хәзер эш бирүче үз оешма, предприятиесендге эш урыннарын бәяләүче оешмалардан махсус бәяләтергә тиеш.  Искә төшерик, хезмәт турындагы законнар нигезендә,  эш   урыны  - кешенең даими, яисә  эшенә  бәйле рәвештә барып йөри торган җире һәм эш бирүче ул эш урынының тиешле таләпләргә җавап бирүе өчен җаваплы.
Шушы көннәрдә район Башкарма комитетының утырышлар залында булып үткән киңәшмәдә нәкъ менә шушы мәсьәләләр күтәрелде. Эш бирүчеләр белән очрашуга эш урыннарын махсус бәяләүче оешма “Трудэкология” директоры Әнвәр Темиргалиев  чакырылган иде. Ул чыгыш ясап, эшчәнлекләре турында таныштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев