Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эльвира Рөстәм кызы белән Никита Юрьевич Ярмушов кызыл туйларын билгеләп үттеләр

Еллар белән сыналган хисләр

 

Эльвира Иске Чүпрәле авылы кызы. Райондашлар әлеге кызны район сәхнәләрендә күргәннәре бардыр. Ул, әнисе Елена Александровна (“Кояшкай” балалар бакчасы мөдире) кебек, бик активлар һәм сәнгатькә гашыйк кеше. Шундыйлыгы Эльвираны Ульян шәһәрендәге мәдәният һәм сәнгать колледжына алып килә дә инде. Нәкъ шунда укыган елларында Зур Аксу авылында туып-үскән егет Никита белән очрашалар алар. Ике йөрәк арасында гашыйк уты кабына. Билгеле моңа сәбәп тә бар. Никитасы да озын буйлы, күз явын алырлык чибәр бит аның. Шул ук вакытта мал да таба белә, тырыш, уңган куллы  – яшь кенә булса да әллә ничә еллардан бирле инде Мәскәү шәһәренә йөреп эшли.

Билгеле, бер-берсеннән аерылып озак тора алмаган яшьләр никахларын рәсмиләштерергә уйлыйлар. Шөкер, алар инде хәзер – Ир белән Хатын! Бер йодрык булып төйнәлгән ике кул аерылмасын, томышның катлаулы сукмагыннан җиңел һәм бәхетле атлау насыйп булсын яшьләргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев