Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә?

“Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.

Мондый башбаштаклыкның бәхетсезлеккә, авыр нәтиҗәләргә китерүе, зыян салырга мөмкин икәнлеге турында онытып җибәрмәскә кирәк. Линияләрнең сак зоналарында законсыз төстә төрле төзелешләр алып баручылар ачыкланганда, аларга объектны ирекле рәвештә сүтү, башка урынга күчерү, әлеге ваемсызлыкны бетерү буенча чаралар күрү турындагы уведомление җибәрелә, киресе булса, эш судка тапшырыла.

Реклама

Әйе, күпме көч куеп, зур чыгымнар түгеп төзелгән объектларны сүтү гади генә эш түгел. Шуңа да төзелеш башлаганчы уяу булырга кирәк. Сезгә бирелүче (сатып алынучы) җир участогының яки төзелеш территориясенең сак зонасына кермәвенә, бу җирлектә электр тапшыру линияләре, подстанция, электр хуҗалыгының башка объектлары булмавына игътибар итү мөһим.
Объектны күчерү чыгымнарының шактый кыйммәт булуы хакында да истә тотарга кирәк. Челтәрле оешманың электр челтәре территориясендәге рөхсәтсез төзелгән корылманы күчерү чыгымнарын гариза язучы як күтәрә.
Исегезгә төшерәбез: сак зоналары һава электр тапшыру линияләре, җир асты һәм су асты кабель линияләре, сулыклар аша чыгарылучы һава линияләре тирәсендә урнаштырыла. Аларның чикләре закон нигезендә билгеләнгән һәм җиһазларның көчәнеше классына бәйле: 0,4 кВ көчәнешле электр тапшыру һава линияләре өчен ул 2 метр, 6 кВ һава линияләренә – 10 метр, 35 кВга – 20 метр, 220 кВга -25 метр, 500 кВга – 30 метр тәшкил итә.
Һава линияләре, подстанцияләр янында янгыннарга тап булсагыз, электр чыбыкларының өзелүен, баганаларга зыян килүен күрсәгез, бу хакта тиз арада якындагы районның электр челтәрендәге оператив-диспетчер хезмәтенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яки хакимиятнең җирле органына хәбәр итегез. Район электр челтәренең телефон номерлары якындагы баганаларда күрсәтелгән. “Челтәрле компания” ААҖнең “кайнар линия” телефоны: 8-800-2000-878. Бу номерга шалтыратулар бушлай.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!
“Челтәрле компания” ААҖнең Буа электр челтәре” филиалы
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X