Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Экояз”да катнаш һәм бүләк от!

Татарстанда 1 апрельдән санитар чистарту икеайлыгы старт алды.

Чүпрәлеләр дә  бу чарага актив рәвештә кушылды. Үткән атнада  районкүләм өмәләргә старт бирелде. Беренчеләрдән булып, үзләренә билгеләнгән территорияләрне  чистартырга  предприятие, оешмалар, медицина һәм мәгариф учреждениеләре, “Фламинго” җәмгыяте  хезмәткәрләре чыкты.

Бу көннәрдә дә чүпрәлеләр  тротуарларны җыештыру, паркларга ямь кертү, агачлар кисү, буяу эшләре  белән мәшгуль.  Белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укучылары да үз территорияләрендә тырышып эшли.

Исегезгә төшерәбез, өмәләрдә катнашу белән  үзебезгә чисталык булдырсак, икенчедән  Татарстан Республикасы  Экология министрлыгы тарафыннан игълан ителгән  #Экояз2019 акциясендә катнашып, оештыручылардан бүләкләр алу мөмкинлеге дә бар.

Бәйге кысаларында экологик өмәләрдә катнашу, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау  һәм башка шундый  төрле чаралар да үткәрү күздә тотыла. Чаралардан  фото/видео материаллар, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар, башка раслаучы документлар басма һәм рәсмиләштерелгән хәлдә дә, шулай ук электрон хәлдә дә кабул ителә. Бу хакта тулырак министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Бәйге  номинацияләре:  «Иң яхшы балалар бакчасы,  «Иң яхшы мәктәп»,  «Иң яхшы гаилә»,  «Иң яхшы предприятие»,  «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Территорияләрне чистарту буенча  экологлар тарафыннан  санитар икеайлык дәвамында рейдлар узып торачак. Шуны да истән чыгармыйк –  яшәгән җиребез,  сулый торган һавабыз чиста булсын! Ә моңа һәркем үз өлешен керткәндә генә ирешеп була.

Санитар экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев