Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Дуңгызлар да авырый: баш ветеринария табибы Рәсим Низамов аңлатмасы

Дуңгызларда күзәтелә торган «Африка чумасы» аеруча куркыныч, йогышлы, вируслы авыру.

Әлеге авыру һәм аның симптомнары хакында «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе начальнигы-баш ветеринария табибы Рәсим Низамов аңлата.

— Вирус елның теләсә кайсы вакытында төрле токымдагы һәм төрле яшьтәге кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый, — ди Рәсим Низамов. — Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.

Авыру бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына гаять зур зыян китерә. Авыручы дуңгызларның 100 проценты диярлек үлә. Авыруга каршы вакцина әлегә юк. Дуңгызлар авыру хайваннар белән контактта булганда: азык (бигрәк тә азык калдыклары), су, авыру хайваннарның бүлендекләре белән пычранган транспорт чаралары аша, шулай ук үлгән дуңгызларның мәетләре һәм зарарланган дуңгызларны сую продуктлары белән контакт аша йога. Дуңгызларга өй кухнясыннан, төрле азык-төлек блокларының һәм ашханәләрнең пешмәгән азык калдыкларын, шулай ук, термик эшкәртелмәгән катнаш азык һәм бөртекле ашлык продуктларын ашату АЧС барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Авыруны йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр күчерә.

Вирус азыкта, суда һәм тышкы тирәлектә айлар буе саклана, туңдыру һәм киптерү аңа тәэсир итми. Югары температурага кадәр җылыту юлы белән генә юкка чыгарыла.

Авыруның билгеләре

Инфекция йоктырудан симптомнар барлыкка килүгә кадәр 2-7 көн уза. Хайваннарның тән температурасы 42 градуска кадәр күтәрелә, тын алу начарлана, йөткерү барлыкка килә, аппетит юкка чыга, сусау көчәя, косу һәм арткы очлыклар параличы башлана. Ботта, корсакта, муенда, колак төбендә, койрыгында кызгылт-шәмәхә таплар күренә башлый һәм 1-5 көннән соң хайван үлә.

«Африка чумасы» диагнозы куелганда имин булмаган пунктка (хуҗалык, торак пункт) карантин салына.

Карантин — авыру белән көрәшүнең бердәнбер чарасы. Эпизоотик учактагы барлык дуңгызларны кансыз ысул белән үтерәләр, түшкәләрен яндыралар. Хайваннарны асрау урыннарына дезинфекция ясала, шулай ук, кимерүчеләрне, бөҗәкләрне һәм талпаннарны юк итү буенча чаралар үткәрелә. 20 км радиуста барлык дуңгызлар кансыз ысул белән үтерелә. Карантин шартлары буенча базарларда барлык төр терлекчелек продуктларын сату һәм карантинның бөтен срогы дәвамында (барлык дуңгызларны сую һәм ветеринария-санитария чаралары комплексы уздырылганнан соң 30 көн) учактан читкә чыгару тыела. Алдагы 6 айда шулай ук авыру учагыннан үсемлекчелек продуктларын чыгару тыела. Хуҗалыкларда дуңгызлар үрчетү карантин алынганнан соң бер ел узгач кына рөхсәт ителә.

Дуңгыз асраучыларга киңәшләр:

— чит кешеләрне үз хуҗалыгыгызга кертмәгез. 

— дуңгызларны урамга чыгармыйча асрау режимына күчерегез;

— дуңгызларга терлек азыгы һәм азык калдыкларын пешереп ашату алымын булдырыгыз;

— промышленностьта җитештерелгән азыкны гына сатып алыгыз яисә аны 80 градустан да ким булмаган температурада пешерегез;

— дуңгызларны һәм аларны тоту урыннарын 10 көнгә бер тапкыр кан эчә торган бөҗәкләргә (талпан, бет, борча) каршы эшкәртегез;
— кимерүчеләр белән даими көрәш алып барыгыз;

— дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан дуңгыз итен сую һәм сату алдан ветеринария-санитария экспертизасы уздырмыйча башкарылырга тиеш түгел;

— санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында тере дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сатып алмагыз, дуңгызларны һәм дуңгызчылык продукциясен дәүләт ветеринария хезмәте белән килештермичә башка регионнардан кертмәгез;

— хайваннарның мәетләрен, аларны карау һәм эшкәртүдән калган калдыкларны чүплекләргә, юл кырыйларына ташламагыз, аларны үз бакчагызга яки башка җир кишәрлегенә күммәгез. Үлгән яки мәҗбүри үтерелгән дуңгыз итен эшкәртергә тырышмагыз — бу тыелган һәм авыруның алга таба таралуына китерергә мөмкин.

Барлык авыру һәм дуңгызларның кинәт үлү очраклары турында кичекмәстән «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесенә: Иске Чүпрәле авылы, Сабантуй мәйданы, 14 адресы буенча, яисә 2-24-77 телефон номеры аша хәбәр итегез.

Исегездә тотыгыз, дуңгызларда африка чумасы авыруының барлыкка килү һәм аны таратуга китергән гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев