Дуңгызлар да авырый
Дуңгызлардагы африка чумасы авыруы турында «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе бюджет учреждениесе начальнигы-баш табибы Рәсим Низамов белән сөйләштек.
—Табигатьтә әлеге авыруны таратучылар булып, нигездә, кыргый кабаннар һәм кимерүчеләр, тире паразитлары һәм кан эчә торган бөҗәкләр тора,-ди Рәсим Низамов.
Белгеч әйтүенчә, вирус көтүлекләрдәге үләндә һәм туфракта, мал ташу белән шөгыльләнүче автотранспортта, маллар асрала торган урыннарда озак вакытлар сакланырга мөмкин икән (анда ул тизәк һәм башка бүлендекләр белән эләгә).
Организмга йогынтысы
Дуңгызларда африка чумасы вирусы лимфа төеннәрендә, кан тамырларында, сөяк миендә туплана һәм бөтен организмга тискәре йогынты ясый.
Лимфоцитларны, макрофагларны һәм эндотелий күзәнәкләрен зарарлый, иммун системасын көчсезләндерә, кан тамырларының стеналарын нәзегәйтә, тромблар хасил булуны китереп чыгара һәм башкалар.
Авыруның билгеләре
Беренче билгеләр вирус организмга эләккәннән соң 2-6 көн узгач барлыкка килергә мөмкин. Авыру кискен формада (бер атна яки бераз озаграк дәвам итә) яки бик кискен (3 көннән дә озаграк түгел) уза. Бик кискен барган очракта хайваннар еш кына авыру билгеләре күренмичә үләләр.
Тән температурасы 42°C ка кадәр югары күтәрелә, өянәксыман косулар барлыкка килә, сусау, эч кату (кайбер очракларда-кан эзләре белән эч китү), ютәл күзәтелә. Хәрәкәт иткәндә хайваннар чайкалалар, башларын салындырып тоталар, сулыш алу авырлыгы сизелә, тиренең нечкә урыннары җәрәхәтләнә, борыныннан, күзләреннән эренле лайла бүленеп чыга, арткы очлыклар параличланырга мөмкин, маллар көчсезләнә, аз хәрәкәтләнәләр, нигездә, ятып торалар. Үлем очраклары бик югары, дуңгызлар сирәк терелә (1-2%).
Авыру ни дәрәҗәдә куркыныч?
Кеше өчен авыру куркыныч тудырмый. Терлекләр өчен ул— үлем куркынычы. Шуңа күрә хуҗалыкта 15 км радиуста да барлык терлекләр юк ителергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев