Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.

Шулай булса да, яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аерата зур. Чөнки ул үз фәненнән дәрес биреп кенә калмый, яхшы билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы — эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның хисләренә дә зур йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш”. 

Әдәбият укытучысы буларак, мин  “Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү “ дигән методик тема өстендә эш алып барам.

Тормышта шундый хәлләр дә очрый: балалар кече яшьтән үк я рәссам, я нәфис сүз остасы, я галим булып танылалар. Алар мондый сәләткә тумыштан ия булганнар.  Бу очракта мәктәптә уку дәверендә оста укытучы баладагы сәләтне күреп ала һәм аны үстерү өстендә эш алып бара. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, — дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның , укытучыларның мөһим бурычы.

Иҗади сәләтне үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла. Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнгәндә, алар үрнәгендә тәрбия эшләре алып барганда укучыларның иҗади сәләте  ныграк ачыла, әдәбиятка-сәнгатькә тартылу теләге арта.

Реклама

Укучыларым төрле конкурс-бәйгеләрдә теләп катнашалар. Шигырь уку, сочинение конкурсларының  укучыларны иҗатка тартуда роле зур.Балаларның һәрберсе мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша, иң уңышлы эшләрне конкурска җибәрәм, алар һәрвакыт диярлек призлы урын алалар. Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә.

Быелгы уку елы пандемия белән бәйле булса да, без укучылар белән конкурс –ярышлардан читтә калмадык. Сентябрь аеннан башлап күп конкурсларда катнашырга өлгердек. Әле күптән түгел генә,  6 нчы сыйныф укучысы Алимбекова Камилә Зөфәр кызы белән,    Казан шәһәрендә үткәрелгән "Илһамият VI -Вдохновение "Идел буе халыклары телләренең сөйләм һәм вокал сәнгате Халыкара онлайн – фестивале” конкурсында катнашып 1 нче урын яулау бәхетенә ирештек.  Ул бу конкурста якташыбыз Шәрәф Мөдәрриснең “Блокноттан” исемле шигырен сөйләде. Камилә үткән уку елларында да  бик күп конкурсларда катнашып, үзен төрле яктан танытты һәм призлы урыннар яулады. Камилә  киләчәктә дә зур уңышлар яулар дигән өметтә калам.

 Югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Аларның уңышлары мине дә иҗатка илһамландыра.

 Тататарстан Республикасы Чүпрәле районы “Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев