Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Депутатлар  утырышы

12 ноябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Чүпрәле муниципаль районы Советының өченче утырышы булды. Аның эшенә район башлыгы Марат Гафаров рәислек итте.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр  арасында «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты хакында”,  «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» карар проекты хакында”, “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турында”. “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2016 елның 14 сентябрендәге 11/3 номерлы һәм 03.06.2009 елдагы 36/3 номерлы карарларына үзгәрешләр кертү турында”гылар һ.б. бар иде. Беренче мәсьәлә буенча депутатлар район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов докладын карап тикшерделәр. Икенче мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Рәкыйпов чыгыш ясады. Өченче һәм дүртенче мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин информациясе тыңланды. Фикер алышудан соң депутатлар бертавыштан әлеге мәсьәләләр буенча карар проектын кабул итү өчен тавыш бирделәр.

Мактау Грамотасы бирелде

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән шәхси өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте һәм тууына 65 яшь тулу уңаеннан “Государев амбар” җәмгыяте директоры Васыйл Вазыйх улы Сәләхов;

Реклама

Авыл җирлекләрен үстерүгә керткән намуслы хезмәте һәм тууына 55 яшь тулу уңаеннан Городище авыл җирлеге башлыгы Николай Алексеевич Усмендеев;

Авыл җирлекләрен үстерүгә керткән намуслы хезмәте  һәм тууына 50 яшь тулу уңаеннан Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Надыйр улы Дружков район башлыгының Мактау Грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X