Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Депутатлар Чүпрәле районында халык белән очрашуларда катнашты

Чүпрәле районында халык белән очрашулар дәвам итә

Бүген чираттагы халык җыеннары Яңа Борындык һәм Иске Шәйморза авыл җирлекләрендә узды.

Халык белән очрашуда район башлыгы Марат Гафаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлекләре башлыклары 2020 елда урыннарда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм агымдагы 2021 елга бурычлар билгеләделәр.

Авыл җирлекләрен төзекләндерү өчен үзара салым акчаларын куллануга да җентекле анализ ясалды. Әлеге акчалар, нигездә, юллар төзелешенә юнәлтелә. Зиратларны төзекләндерү, урамнарны яктырту һәм башка эшләргә тотыла.

Авылларда эчәргә яраклы су белән тәэмин итү төп проблема булып тора. Җитәкчеләр һәм депутатлар билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районы буенча бу эш агымдагы елда да дәвам итәчәк. 

Марат Гафаров җыелучыларга Чүпрәле муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.

Депутатлар, үз чиратында, Татарстанда һәм илдә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен гамәлгә ашырыла торган барлык программалар да сакланачак һәм эшләячәк, дип билгеләп үтте.

Гражданнар җыенында шулай ук районда һәм авыл җирлегендәге оператив хәлләр, санитария - эпидемиология торышы, йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү темалары күтәрелде.

Район прокуроры Илдар Маликов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкиле халыкны хокукый яклауга кагылышлы аңлатмалар бирделәр.

Утырыш барышында халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирелде. Бу-пай җирләре проблемасы, хезмәт хакын түләү һәм башкалар.

Ахырда авыл җирлекләре башлыклары авыл тормышында иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Иртәгә авыл җыены Звезда авыл җирлегендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев