Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Декларация кирәкме икән?

Игенчелек белән шөгыльләнүче җәмгыять «Ашлык иминлеге турында» таможня берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килү-килмәү буенча Татарстан Республикасы территориясе эчендә бодай ашлыгын сату өчен декларация алырга тиешме?

Газета укучыбызның әлеге соравына ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы

 Раиль Әбүзаров җавап бирә.

“Ашлык иминлеге турында”  таможня берлегенең техник регламенты таләпләре нигезендә, азык-төлек продукциясен сату (әйләнешкә чыгару) яки терлекләр өчен азык сыйфатында һәм катнаш азык җитештерү максатында, Татарстан Республикасы буенча күчерелә торган ашлык мәҗбүри рәвештә аның иминлеген раслый торган документ белән алып барылырга тиеш.  Бөртеклеләрнең һәр партиясе дә декларация белән расланырга тиеш. Таможня берлеге территориясендә декларациясез ашлык ташу һәм сату закон белән тыелган. Югарыда күрсәтелгән таләпләрне бозучы РФ КоАПның 14.43 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Татарстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсенең  фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык контроле бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а йорт. Шулай ук,  8 (843) 277-69-26 телефоны буенча шалтыратып белешергә яисә идарә сайтына shn.tatarstan.ru сылтамасы аша кереп танышырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев