Чүпрәлеләргә карны юлга чыгарып түгәргә ярамаганлыгы турында кисәттеләр
Үткән атнада район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.
Беренче мәсьәлә буенча утырышта административ хокук бозу буенча бер эш каралды. Яңа Чүпрәле авылында яшәүче физик затка карата протокол төзелә, ул үз ишегалдындагы карны юлның йөрү өлешенә чыгарып түккән, әлеге гамәле белән авылны төзекләндерү законын бозган.
Төзелгән протокол буенча комиссия әгъзалары эшне җентекләп өйрәнделәр һәм карар чыгардылар.
Исегезгә төшерәбез, авылны төзекләндерү законын, ягъни административ хокук бозу өчен минималь штраф күләме 2 мең сумнан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев