Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумында катнаша

Ел саен узучы форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

2024 елның 30-31 октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы уза. Аның төп темасы — «Россия мөселманнарының төп асылы буларак — традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр». Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.

Быел Форумда 500 дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегация вәкилләренең катнашуы көтелә.

Ел саен узучы форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Аерым алганда, форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә кулланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумның беренче көнендә шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә.

Чарада район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге делегация дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев