Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән хәрбиләргә җиденче гуманитар ярдәм китте

Делегацияне район башлыгы Марат Гафаров үзе җитәкли.

Районкүләм гуманитар ярдәм атна-ун көн дигәндә тупланды. Аны җыюда барлык райондашлар, оешма, предпритяие хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр катнашты. Кемдер акчалата, кемдер кирәк-ярак белән ярдәм итәргә ашыкты. Әлеге игелекле гамәлдән мәктәп укучыларының да читтә калмавын әйтергә кирәк. Укучылар махсус тартмаларга хәрби райондашларга туган якларның кайнар сәламе белән, җылы эчтәлекле хатлар да куйдылар. 

«Без алар белән горурлануыбызны, исән-имин кайтуларын теләвебезне яздык», диләр Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучылары.

Телеграмм-каналда булдырылган «Дрожжаное. Мы-Вместе» дигән каналда гуманитар ярдәм туплау, аны озату барышы турында тулырак танышырга мөмкин. 

Җиденче тапкыр масштаблы гуманитар ярдәмне җитәкләгән район башлыгы Марат Гафаров үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерде.

—Волонтерлар белән берлектә махсус хәрби операциядә булган егетләр янына юл тоттык. Тупланган гуманитар ярдәмдә шәхси посылкалар, автотранспорт өчен запас частьләр, газ баллоннары, генераторлар, җылыткычлар, пычкылар, окоп шәмнәре, төзелеш материаллары, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар бар. Егетләр белән очрашып, хәлләрен белеп, ярдәм чараларын тапшырып кайтырга исәп. Һәркемгә зур рәхмәт! Без бергә—көч!, — дип язды Марат Ринат улы.

Гуманитар ярдәмне төяп, озатуда форпостчылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгать оешма вәкилләре, «Беренчеләр хәрәкәте», волонтерлар катнашты. 
Дәвам итеп

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00 телефоны аша алырга, heroes-tatarstan. ru сайтына кереп белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев