Чүпрәледән Рамилә һәм Илфат Садыйковлар: «Мәхәббәт ул — могҗиза»
Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел — Гаилә елы дип игълан ителде
Гаилә бәйрәме-һәр пар өчен үзенчәлекле вакыйга. 2024 елның 6 июле Рамилә һәм Илфат Садыйковлар өчен нәкъ менә шундый вакыйгалы көн булды. Бу көнне алар никахларын Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә теркәделәр. Аларның туй көне, шулай ук, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме алдыннан узуы белән дә истә калды.
Бу парның мәхәббәт тарихы 5 ел элек башланган. Аларның очрашуы очраклы рәвештә була — Илфат Рамиләне Ульяновск шәһәреннән туган авылына кайтара. Бу очраклы танышу тиз арада чын мәхәббәткә әверелә, аларны туй тантанасына алып килә.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов яшьләрне туйлары белән котлады, аларга бәхет һәм уңышлар теләде. Ул аларның барлык сынауларны бергә үтәчәкләренә өмет белдерде.
Илфат белән Рамилә дә бер-берсен тапканнары һәм тормышларының яңа бүлеген башларга мөмкинлек биргәне өчен язмышларына рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев