Чүпрәледән махсус хәрби операция зонасында 200дән артык егет хезмәт куя
Район, республика күләмендә хәрбиләр, аларның гаиләләре өчен төрле ярдәмнәр каралган, аларның һәрберсе игътибар үзәгендә.
Сабан туе башланыр алдыннан хәрбиләрне мәйдан уртасына чакырып, район башлыгы Марат Гафаров олы рәхмәт сүзләрен әйтте.
—Илебез сагында шундый батыр ир-егетләребез торуы бәрабәренә без тынычлыкта, иминлектә яшәп, шушындый бәйрәмнәребезне гөрләттереп билгели алабыз. Рәхмәт сезгә! Исән-сау кайтыгыз! Сез безгә бик кирәк!-диде Марат Ринат улы.
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 200дән артык егетебез хезмәт куя. Шуларның 100дән артыгы — үз теләге белән китүчеләр.
Район, республика күләмендә хәрбиләр, аларның гаиләләре өчен төрле ярдәмнәр каралган, аларның һәрберсе игътибар үзәгендә.
—Якташлар ярдәмен бик тоябыз. Райондашлар җибәргән күчтәнәчләр, кирәк-яраклар да килеп җитә. Килгән ризыклар өйгә алып кайткандай була,— дип сөйли Иске Чүпрәледән Фәнис Хәйруллин. (Шушы көннәрдә генә аңа II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале тапшырылган иде).
Егетләр зарлануны белми. «Җиңәчәкбез!» — диләр.
Элек-электән ил өстенә сынау килгәндә бөтен халык бердәм күтәрелеп, яше-карты үз өлешен кертеп, җиңүгә ирешкәннәр. Бүген дә, махсус хәрби операция барышында, илебез халкы бердәмлек күрсәтә. Безнең республикада һәм районыбызда да ватанпәрвәрлек хисләре өстенлек итә, һәммәсе дә хәлдән килгәнчә ярдәм итә.
Якын көннәрдә районнан хәрбиләр янына чираттагы гуманитар ярдәм китәчәк. Әлеге мөһим чарада катнашырга, ярдәм күрсәтергә теләсәгез, «Созидание» яшүсмерләр клубына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәвам итеп
Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер тапкыр бирелә торган 1 000 000 сумга кадәр түләүне алу мөмкинлеге бар. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына, шулай ук, 8 (800) 222-59-00, 8 (843-75) 2-31-50 номерларына шалтыратып алырга мөмкин яки сылтама буенча heroes-tatarstan.ru сайтына кереп, анкета тутыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев