Чүпрәледән контрактчы Евгений: «Әни, мин үз урынымны таптым»
Контрактчы Евгений махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтә.
Евгений —күпбалалы гаиләдә туып-үскән егет. Үткән елның август аенда ул үз теләге белән контракт буенча хәрби хезмәткә китте. Бүгенге көндәге аның хәрби һөнәре — разведчик, беспилотник операторы.
— Улыбыз акыллы булып үсте. Райондагы тармак технологияләре техникумында белем алды. Сәламәтлеге буенча аны армия хезмәтеннән кичектереп тордылар. Ә энесе дә армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, Евгений хәрби комиссариатка барып контракт-килешү төзеде. Әлбәттә, бу адымын, бүгенге вәзгытьтән чыгып, авыррак кабул иттем. Әтисе исә, үзе дә хезмәт иткән кеше, «ир-егет армия чыныгуы алырга тиеш ул», диде. Улыбыз өчен горурланабыз. Гаиләбездә алты бала үсә. Энеләре дә «абый кебек булабыз», диләр,-ди Евгенийның әнисе Наталия ханым.—Улым белән сөйләшеп торабыз. «Әни, мин үз урынымны таптым», ди һәрвакыт.
Күптән түгел генә Евгений әнисенә частьләренә машина кирәк булуы турында әйтә, гозерен белдерә.
Баласы өчен һәр нәрсәне эшләргә әзер булган ана автомашинаны каян алырга, дип баш вата. Соңында волонтерларга сүз куша. Тиз арада тиешле сумма җыела. «УАЗ» машинасын да хәрби частька озаталар.
Бу уңайдан да контрактчы егет үстергән гаиләнең райондашларыбызга рәхмәте чиксез.
Наталия ханым үзе кебек әниләр белән элемтәдә тора икән. «Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында.
Балаларыбызны сакласа иде, дип барыбыз бергә теләк телибез», ди. Аналар теләге кабул булыр, иншаллаһ.
Дәвам итеп
Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер тапкыр бирелә торган 1 000 000 сумга кадәр түләүне алу мөмкинлеге бар. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына, шулай ук, 8 (800) 222-59-00, 8 (843-75) 2-31-50 номерларына шалтыратып алырга мөмкин яки сылтама буенча heroes-tatarstan. ru сайтына кереп, анкета тутыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев