Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән гаилә уты Буага китте

Район ЗАГС бүлегендә «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә утын Буа районына тапшыру тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез, Гаилә утын, узган дүшәмбе көнне, Тәтеш районыннан Портновлар гаиләсе алып кайтты. Бер атна районда торганнан соң, Гаилә елы символы Буа районына китте. Гаилә утын Тимряковлар гаиләсе кабул итеп алды. Любовь Васильевна һәм Юрий Васильевич Тимряковлар да Вера Ивановна һәм Валерий Петрович Портновлар кебек өч ир-бала тәрбияләп үстергәннәр һәм өчесе дә махсус хәрби операциядә катнашалар.

Тантаналы чарага районыбызның үсешенә олы өлеш керткән, тормыш һәм хезмәт юллары белән үрнәк булырлык гаиләләр чакырылган иде. Болар: күпбалалы милләтара Ольга Владимировна һәм Ринат Минихатович Зартдиновлар, Отажан Сардор улы һәм Ләйлә Әнвәр кызы Отажановлар гаиләсе. 
Шулай ук, чара кысаларында, әле күптән түгел генә нәни кызчыклары туган Венера һәм Радик Баһаутдиновлар гаиләсенә сабыйларының туу турындагы таныклыгы да тапшырылды.

—Гаилә—ул яңа тормышка юл. Матурлыкны, гореф-гадәтләрне дәвам итү, җәмгыятебезнең асылын чагылдыру, — дип билгеләп үтте район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашучыларны сәламләп. —Атна дәвамында «Россия йөрәге» гаилә уты белән районыбызда күп төрле чаралар уздырылды, җылылыгын, яктылыгын сүндермичә аны күршеләргә тапшырабыз. 

Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов та катнашучыларны бәйрәм белән котлады, һәр гаиләдә бары тик бәхет хөкем сөрүен теләде.

Чарада катнашучылар гаилә утына кагылып, аның җылысын тойдылар һәм Гаилә елы символы белән хушлашу теләкләрен җиткерделәр. 

«Безнең теләкләр тормышка ашсын, гаиләләрдә бердәмлек һәм мәхәббәт булсын», — диделәр алар.
Чара музыкаль номерлар белән үрелеп барды, Гаиләләргә, шулай ук, әлеге көннең истәлеге итеп, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Белешмә

2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Елның төп символы — «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә уты булды. Аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар.
Утны Муромдагы Изге Троица монастыреннан махсус лампадада алып килгәннәр. Бу шәһәр православие дине изгеләре Петр һәм Феврониянең ватаны дип санала. Ут 12 лампадага күчерелә һәм барлык федераль округларга һәм төбәкләргә таратыла. Бер өлеше исә Татарстанга кайта. Бөтенроссия гаилә уты ел дәвамында гаиләдән-гаиләгә тапшырылып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев