Чүпрәледә волонтерлар сменасы узды
Волонтер — иң игелекле кеше
Үткән атнада районга Идел аръягы зонасыннан ирекле берләшмәләр активистлары—волонтерлар җыелды.
Чара «Игелек жире-Добрый край» республика волонтерлык сменаларын үткәрү конкурсын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Ирекле оешмалар активистлары белән сөйләшкәндә «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» директоры урынбасары Гүзәл Ганиева активлыклары һәм төрле игелекле ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
— Без монда битараф булмаган, зур йөрәкле, бик иҗади һәм эшлекле кешеләрне җыярга булдык. Сезнең бер-берегез белән аралашуыгызны һәм тәҗрибә уртаклашуыгызны телибез, — диде Гүзәл Ганиева. — Бүген волонтерлык эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Республика күләмендә бу уңайдан шактый эшләр башкарыла. Бу эшегез өчен бик зур рәхмәт!
Өч көн дәвамында игелекле берләшмәләр вәкилләре мастер-классларда катнаштылар, фикерләр алыштылар, һәркем үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште. Чара ахырында катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев