Чүпрәледә Ватан Геройлары көненә митинг узды
Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. 9 декабрьдә район үзәгендә әлеге истәлекле датага багышланган митинг узды.
Ватан Геройлары көне – Советлар Союзы, Россия Геройларына, Дан ордены кавалерларына лаек булучыларга хөрмәт күрсәтү.
Чүпрәледән 16 райондашыбыз Герой исеменә лаек булган. Алар арасында 5 – Советлар Союзы Герое, 2–Дан орденының тулы кавалерлары, 1 –Россия Герое һәм 8 –Социалистик Хезмәт Герое бар. Элекке авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьев әлеге исемгә ике тапкыр лаек була. Бүген Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы райондаш егетләребез дә чын батырлык үрнәге күрсәтәләр.
Тантаналы митингта район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады. “Без үз Ватаныбыз хакына батырлык һәм кыюлык күрсәткән солдатларыбыз, шулай ук тыныч вакытта куркусызлык күрсәткән гади гражданнарыбыз белән горурланабыз”,-диде ул.
Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның туганы Рамил Алимов та әлеге истәлекле дата белән котлап, геройларыбызның исемнәре мәңге онытылмас, дигән сүзләрне җиткерде.
Чарада Геройларның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, Мәңгелек утка һәм Геройлар Аллеясында райондашларыбызның бюстларына чәчәкләр куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев