Чүпрәледә урак алдынгыларын бүләкләделәр
2024 урагының алдынгылары ачыкланды
Район кыр- басуларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан соңгы кичкә кадәр район буенча 70кә якын комбайн эшләтелә. Игенчеләр арасында ярыш та оештырылган. Бу көннәрдә комбайнчылар ярышының беренче нәтиҗәләре, уракның беренче алдынгылары барланды.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов басуларда эшләүче комбайнчылар янында булып, иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Грамотасын, күчмә кызыл әләмне һәм акчалата премияне иң зур күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар алды. (Билгеле инде, комбайн маркаларына карап).
Алар арасында «Цильна» җәмгыятеннән Рәфикъ Шәйдуллов («Класс-Тукано-430»), «Агро Вест» җәмгыятеннән Раиль Әхмәтҗанов ("Полесье 1218"),"Чүпрәле Рассвет Агро" җәмгыятеннән Айрат Җәлалов («Торум-750»), «Бикчуров Р. А.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Зөлфәт Юсупов («Класс-Тукано-570»), «АгроТрансПорт» җәмгыятеннән Илмас Низамов («Класс-Тукано-450»), «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Марат Низамов («Полесье 1218»), «Мәхмүтов И. Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илмас Фәизов бар иде.
Район җитәкчесе Марат Гафаров барлык игенчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Комбайнчылар да: «мондый бүләкләр эшкә дәрт өсти», диделәр.
Марат Ринат улы бөртеклеләрдән елына карата яхшы уңыш алынуын, моның хуҗалыкларның урып-җыюга яхшы әзерлек белән керешүләре нәтиҗәсендә булуын да билгеләп үтте. «Хәзер инде ашлыкны иң оптималь срокларда, югалтуларсыз урып- җыюны төгәлләргә һәм кыр эшләренең киләсе этабына — туфрак эшкәртү һәм чәчү эшләренә керешергә кирәк», диде ул.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 21 августка алынган мәгълүматлар буенча, районда 14747 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 34,7 центнерны тәшкил итә. Район буенча урып-җыю эшләре 43,9 процентка башкарылган.
«Цильна» җәмгыятендә 1585 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 50,5 центнер уңыш бирә, урып-җыю эшләре 78,2 процентка төгәлләнгән. «АгроТрансПорт» җәмгыятендә 899 гектар мәйдандагы бөртеклеләр урып-суктырылган, бөртеклеләрнең уртача уңышы- 22,4 центнер. КФХлар арасында бүгенге көндә иң зур уңыш «Бикчуров Р. А.» хуҗалыгында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев