Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тыл хезмәтчәнен 95 яшьлеге белән котладылар

Елена Федотовна Кузнецова Городище авылында туган.

Бөек Җиңү көне Түбән Чәке авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Елена Федотовна Кузнецова өчен олы бәйрәмнәрнең берсе. Агымдагы елда исә әлеге датаны ул юбилеен билгеләп каршы алды, аңа 95 яшь тулды.

Елена Федотовна Кузнецова Городище авылында туган. Бер гасырга якын гомер юлы узган авыл өлкәне билгеле илебез тарихының тере шаһиты булып тора. Шушы елларда илебездә булган вакыйгаларны аңа үз иңнәрендә татырга туры килә.

Тормыш иптәше Николай Сергеевич Кузнецов белән алар уртак тормышларын Түбән Чәке авылында башлап җибәрәләр. Гаилә башлыгы үзе дә сугышта йөреп кайта.

17 яшьлек танк училищесына укырга керә һәм аннан фронтка юл тота. Сугыш тәмамланганнан соң да, тагын биш ел хезмәт итә.

Елена Федотовна һәм Николай Сергеевичның дүрт баласы туа. Алар гомер буе колхозда эшлиләр.

Николай Сергеевич күптән инде бу вафат булган, туган нигездән балалар да таралышкан. Олы яшьтә булса да Елена Федотовна өен ташламый. Аяклары да әлләни йөрми, әмма хәтере бик әйбәт әле.

Балалары чиратлап, кайтып йөриләр. Күршесе Ольга Зәйнетдинова да аның күптәнге уң кулы, көненә берничә мәртәбә кермичә калмый.

Юбиляр онык – оныкчыкларга да бик бай, барлыгы алар –17әү.

Юбилей бәйрәмен дә Елена Федотовна түземсезлек белән көтеп алган. Кызы әйтүенчә, кунакларны бик көткән. Юбилярны котларга район хакимиятеннән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Илдар Рәкыйпов, авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев, мәдәният, мәктәп вәкилләре  килде. Юбиярга котлаулар, бүләкләр, җылы теләкләр дә күп булды. Ә иң мөһиме–Елена Федотовна җылы аралашуга шат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев