Чүпрәледә туган тел укытучыларының методик берләшмә утырышы узды
Туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе планы буенча «Ач, шигърият, серләреңне...» исемле бәйге үтте.
Советлар Союзы Герое Семён Уганин исемендәге Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте.
Район мәктәпләреннән җыелган укытучыларга шушы мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Халилова С. А. әзерләгән «Милли бизәкләрнең көндәлек тормышта кулланылышы» -мастер класс күрсәтелде, «Дуслык күпере» исемле сыйныфтан тыш чарада мәктәп укучылары шигырьләр укыды, туган тел һәм Ватан матурлыкларын, кыйммәтләрен бәян итте. Алар шигъри сәламнәр, дәртле җырлар белән чараны бизәде.
Көче Чынны урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Замдиханова Г. Ж. «Туган телне иҗади нигездә укыту ысуллары һәм алымнары» темасы белән чыгыш ясап, укытучылар белән үзенең эш тәҗрибәсен уртаклашты. Ә «Бердәм дәүләт стандартлары шартларында бүгенге дәрес»
темасы белән чыгыш ясаган Уби урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Губайдуллина Э. Р. , укытучыларга бугенге көндә педагогның белем бирү өлкәсендә һәр яңалыкны күрә белергә һәм аны үз эшендә кулланырга тиеш булуы турында сөйләде.
Шулай ук ОГЭга әзерләнү өчен планлаштырылган юл картасы һәм шул план нигезендә яртыеллыкта башкарылган эшләр турында түгәрәк өстәл оештырылды.
Мәгариф бүлеге методисты Алсу Аделҗан кызы Тумакова эшне көчәйтергә чакырды.
«Җиң сызганып эшләргә, ә сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган»,- диде.
Туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе планы буенча «Ач, шигърият, серләреңне...» исемле бәйге үтте. Ассоциация җитәкчесе Нуртдинова Зелфия Иршат кызы белән берлектә укытучылар шигырь сөйләп, үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Укытучылар тәжрибә уртаклашты, көнүзәк мәсьәләләрне бергәләп хәл итү турында да сөйләште һәм яңа көч, дәрт, илһам алып таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев