Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Троица көйләре» агылды

«Троица көйләре» фестивале сигезенче тапкыр узды.

Быел Сергей Радонежский храмы территориясендә җырлы-моңлы «Троица көйләре» фестивале сигезенче тапкыр узды. 

—Троица халыкны берләштереп кенә калмый, аларны бер-берсенә тагын да якынайта. Бәйрәм йолаларны саклап калу белән беррәттән, яшь буында Ватаныбызга, анда яшәүче халыкларга карата мәхәббәт уята,-диде район башлыгы Марат Гафаров фестивальгә килүчеләрне сәламләп.

Бәйрәм төрле районнардан төрле милләт фольклорын яратучыларны үзенә җыйды. Сәхнәдә театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Мәйданда төрле мастер-класслар, күргәзмәләр, күңел ачу чаралары эшләде. Фестиваль бүләкләргә дә бай булды.

Галина Мишанкина:

— Мин бу чарага һәр ел килергә тырышам. Монда күңелне шатлык хисләре били. Төрле милләтнең бергә җыелып бәйрәм итүе дә сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев