Көн тәртибендә Татарстан Республикасы оешу, район көненә һәм Яңа уку елы–1 сентябрьгә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта катнашучылар террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны көчәйтү буенча өстәмә чараларга аерым игътибар бирделәр. Бу юнәлеш буенча доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Ранис Латыйпов чыгыш ясады.
Массакүләм чаралар уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын көчәйтү чаралары хакында Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дознавателе Илдус Вәлиуллин чыгышы тыңланды. Моннан тыш, комиссия әгъзалары мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы торышын карадылар. Бу тема буенча мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиулловның чыгышы тәкъдим ителде.
Чара кысаларында шулай ук, район территориясендә "Экстремизмга-юк!” һәм 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясен үткәрү мәсьәләләре дә күтәрелде. Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Раил Мөхәммәтҗанов 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләренә күзәтү ясады һәм алдагы чорга өстенлекле бурычларны билгеләде.
– Террорчылык, экстремизм хәзерге заманның иң куркыныч афәте, – диде Марат Гафаров.–Һәм без әлеге гамәлләргә юл куймас өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Безнең бурыч – халык, яшьләр, үсмерләр белән эшләү. Кешеләрне уяулыкка өйрәтү, алар арасында аңлату эшләре алып бару һәм халык иминлеген саклау өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләү кирәк.
Нет комментариев