Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Татарстан кроссы-2024» узды

«Милләтләр кроссы» — катнашучылар саны һәм географик колачы буенча иң масштаблы спорт чарасы.

Районда узган бу ярышларда да төрле яшьтәге, төрле дәрәҗәдәге кешеләр катнашты. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады, яхшы кәеф һәм уңышлар теләде. 

Аннары ул Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Егор Искендеровка, 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Данис Исхаковка, район Башкарма комитеты шоферы Дәниф Шәрәфетдиновка, Зур Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Валерий Юмановка «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексының алтын билгеләрен тапшырды.

Агымдагы елның җәендә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» республика онлайн акциясе узган иде. Акциядә безнең районнан да гаиләләр катнашты. Чараның тантаналы өлешендә акциянең җиңүчесе Хрисановлар гаиләсе дә бүләкләнде. Кросс башланыр алдыннан «ГТО белән 1 класска» республика онлайн бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләре: 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбе укучылары Ильшат Вильдановка, Адилә Насыйбуллинага һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе укучысы Ксения Хрисановага Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Стартка беренчеләрдән булып район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче иң яшь спортчылар чыкты. Аларга йөз метр йөгерергә кирәк иде. Ярышларда гаилә йөгерешләренә дә старт бирелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җиңүчеләргә Грамота һәм медальләр тапшырды.

«Милләтләр кроссы-2024» Бөтенроссия йөгерешендә һәм «Татарстан кроссы-2024» республика массакүләм ярышларында иң яшь катнашучы дип Вероника Кузьмина танылды, аңа 3 яшь һәм 4 ай, ә Геннадий Карсаков иң өлкән катнашучы буларак танылды.

Чара җиңел атлетика буенча федерация филиалы җитәкчесе Евгений Иванцовның иганәчелек ярдәме белән узды. 

Мәйданда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәү дә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев