Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Социалистик хезмәт Герое Лазарь Васильевич Дергуновның онык-оныкчыклары бер табын артына җыелды

Нәсел җепләре Социалистик хезмәт Герое Лазарь Васильевич Дергуновка барып тоташучы буын вәкилләре бер табын артына җыелды.

Лазарь Васильевич Дергунов районыбызның Яңа Уби авылында 1907 елда туган. Укырга әлләни мөмкинчелек булмаса да, табигатьтән бирелгән сәләтләре аңа 1930 елда колхозга кергәннән соң, башлап, склад мөдире, Уби яшелчә киптерү заводында кассир булып эшләргә мөмкинлек бирә. Ә 1938 елда ул Чапаев исемендәге колхозны җитәкләргә алына. Әмма, сугыш башлана. 1941 елда ул фронтка китә, Сталинградны азат итүләрдә катнаша, каты яралана, «Хәрби казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. 1943 елда 2нче төркем инвалид килеш туган авылына кайта.

Кайтканнан соң ул янә колхозны җитәкләвен дәвам итә. Ул рәислек иткән чорда Чапаев исемендәге колхоз зур уңышлар яулый, берничә тапкыр Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша. 
Сугыш елларында аның җитәкчелегендә колхозчылар әзерләү пунктларына 718 мең пот икмәк, 3300 пот яшелчә, 1080 пот ит, дистәләгән мең литр сөт җибәрә. Оборона фондына, танклар һәм самолетлар төзүгә бер миллион сумнан артык акча кертелә.

СССР Югары Советы Президиумының 1948 елның 6 мартындагы Указы белән Дергунов Лазарь Васильевичка Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Урак һәм чүкеч» алтын медале тапшырыла.

Ул хуҗалык белән 1967 елга кадәр җитәкчелек итә. Гомере буе Яңа Уби авылында яши. 1974 елның 23 декабрендә вафат була. Тормыш иптәше Дарья Ильинична белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. 
Бер табын артында җыелучы өч буын, хезмәт Героеның нәсел дәвамчылары аның үрнәк тормыш юлын дәвам итеп, медицина, мәгариф, икътисад һ.б. бик күп өлкәләрдә хезмәт куялар. 

Бүгенге көндә туган авылында Геройның оныгы, актив җәмәгать эшлеклесе, волонтер Ирина Ярзуткина, Хорновар-Шигалида Лариса Угинова, Кече Убида да Светлана, Галина, Людмила һәм Татьяна шәһәрләрдә яшиләр. Аларның әниләре Валентина — Лазарь Дергуновның олы баласы була. Авылдашы умартачы Спиридон белән гаилә төзи ул. Сүз уңаеннан, Лазарь Васильевич умартачылар курсына да авылдашларын укытырга җибәрә торган була.

—Әниләр гаиләдә алты кыз бала үстерәләр. Иң олыбызга бүген 71 яшь, кечебезгә 56 яшь. Безнең нәселдә генә 17 онык, 29 онык үсә. Тулаем алганда Лазарь Васильевичның буынын бүгенге көндә 11 онык, 27 оныкчык, 30 оныкчыкның баласы, барсы — 68 кеше дәвам итә. Һәр кеше үз нәселе тарихын белергә тиеш, — ди Лариса Угинова.— Менә шуңа күрә дә без зур гаиләбезнең туганлык җепләре ныграк булсын дип тырышабыз, без бер беребезне онытмаска, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм кечерәкләргә ярдәм итәргә тиешбез. Герой бабабызның тормыш юлын, аның үрнәген балаларга, оныкларга җиткерәбез. Вакыт бик тиз уза, гомернең, тормышның кадерен белергә кирәк, тарихыбызны, телебезне саклап яшәүләр насыйп булсын! Гаилә—ул тормышта һәркем өчен иң кадерлесе һәм иң кыйммәтлесе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев