Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә социаль һәм медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чаралар узды

Изгелекле хезмәт юллары

Илебездә 2001 елдан башлап, 8 июньдә, Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Чүпрәлебездә бу өлкәдә 114 кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, ялгызларны, ятимнәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны, гомумән, ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемне кайгыртып, кирәкле эш башкара. Социаль хезмәткәр — һөнәр генә дә түгел, ул — яшәү рәвеше, рухи халәт.

1980 елдан бирле июнь аеның өченче якшәмбесе дә медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

Район халкының сәламәтлеге сагында исә 340 хезмәткәр эшли. 

Район башлыгы Марат Гафаров ике һөнәри бәйрәм уңаеннан да ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. «Әлеге даталар—олы җаваплылык хисенә ия булучылар, кирәк чакта ярдәмгә ашыгучылар, күңел байлыгын, түземлелек һәм көчләрен башкаларга бүләк итүчеләр бәйрәме ул, -диде.

—Без сезнең авыр, әмма кирәкле хезмәт башкаруыгызга сокланабыз. Башкалар өчен файдалы булырга, игелек кылырга тырышуыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыр, тынгысыз хезмәтегез сезгә рухи канәгатьлек китерсен. Һөнәри бәйрәмнәрегез белән котлап, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», -диде район башлыгы.

Чаралар барышында изге һөнәр ияләренә күп тапкырлар җылы сүзләр адресланды. Район мәдәният йорты артистлары да әлеге өлкә хезмәткәрләре хөрмәтенә үзләренең җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте.
Хезмәткәрләрнең нәтиҗәле эшләре күпсанлы дәүләт, район бүләкләре: Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары, медальләр белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев