Чүпрәледә Шәрәф Мөдәрриснең музей-почмагы ачылды
Музей-почмакны төзү Мәдәни мирасны үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә мөмкин булды
Түбән Каракитә авылында узган тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм мәдәният бүлеге башлыгы Зөлфәт Сәгъдиев, Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов та катнашты.
Музей-почмак авылның мәдәният йортында урнашкан. Аны булдыру идеясе белән дә мәдәният йорты хезмәт коллективы чыккан һәм бу өлкәдә проект яклаган. Проект мәдәни инициативалар фонды комиссиясе тарафыннан да хуплау тапкан. Һәм менә фонд тарафыннан бирелгән грант акчаларына күренекле шагыйрь-фронтовик Шәрәф Мөдәррисның тормышын һәм иҗатын чагылдырган уникаль экспонатлар туплау мөмкин булган.
— Шәрәф Мөдәррис исемендәге музей почмагын ачу районыбызның күренекле шәхесләрен мәңгеләштерүдәге чираттагы мөһим бер адым. Бу проект якташыбыз турында истәлекне саклап калырга гына түгел, ә Түбән Каракитә авылының мәдәни-көнкүреш тормышын үстерүгә дә ярдәм итте. Чөнки үз халкыңның тарихын белү һәм хөрмәт итү милли үзаң формалашу һәм, гомумән, җәмгыять үсешендә мөһим шарт булып тора, -диде Айрат Җәләлов тантана вакытында.
Грант акчаларына Шәрәф Мөдәрриснең бюстын ясатканнар, ул чара кысаларында ачылды. Бюстны Башкортстан, Чувашия Республикалары һәм Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Владимир Нагорнов ясаган.
Белешмә
Шәрәф Мөдәррис 1919 елның 1 ноябрендә Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне авылда, җидееллык мәктәпне күрше Мунчәли авылында тәмамлый һәм 1935 елда Казанга китеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аннары ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы басылып чыга.
1941 елда Шәрәф Мөдәррис Кызыл Армия сафына алына. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш. Мөдәррис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елда ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк — Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» газета редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә. 1944–1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.
Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Әдип зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли.
Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев