Чүпрәледә Сабантуй бәйрәменә әзерләнүгә багышланган өмә узды
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
Бүген, 2024 елның 23 маенда, Сабантуй мәйданында массакүләм өмә оештырылды.
Предприятие, оешма, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм тармак технологияләре техникумы студентлары бердәм рәвештә Сабантуй территориясенә күтәрелделәр. Тиздән нәкъ менә монда милли Сабантуй бәйрәме узачак.
Һәр оешма әлеге чараны әзерләүгә үз өлешен кертергә тырышты. Кемдер коймаларны,таганнарны буяды, әмма төп эш коры үләннән һәм чүп-чардан бөтен территорияне җыештыру иде.
Чүпрәле районында әлеге өмә ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев