Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Призывниклар көне–2026» узды

Көзге чакырылыш чорында Ватан алдындагы бурычларын үтәргә беренче төркем егетләр октябрьнең икенче яртысында юл тотачак.

Булачак хәрбиләрне озак еллар сакланып килгән матур гадәт буенча “Призыниклар көне”ндә хөрмәтләделәр. Егетләрне армиягә озатып, киңәш-теләкләрен җиткерергә дип район мәдәният йортының тамашалар залына әти-әниләр, дус-туганнар, район җитәкчелеге килгән иде. Агымдагы елның язгы чакырылыш чорында районнан 30лап егет хәрби хезмәткә китәчәк.

“Призывник көне”н ачып, хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов хәер-фатихасын җиткерде.

–Ватанны саклау дигән хезмәт тә бар. Әлеге хезмәтне узу –зур горурлык. Исән-имин юлын хезмәт үтәп, сез район данын якларсыз дип зур ышаныч-өметләр баглыйбыз, хәерле юл сезгә,-диде ул.

Аның сүзен дәвам итеп, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин моңарчы район егетләренең хәрби хезмәттә сынатмауларын, бары тик командирлардан рәхмәт сүзләре генә ирештерүләрен ассызыклады. Бу киләкчәктә дә шулай булыр, дип белдерде ул.

Бу көнне хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәрби хәрәкәтләр ветераннары, дин әһелләре, әти-әниләр дә җиткерде. Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды, аларда ватанпәрвәрлек, хәрби тормыш рухы сугарылган иде.


Нет комментариев