Чүпрәледә озак еллар бергә яшәүче гаиләләр хөрмәтләнде
Бриллиант, тимер туйларга кадәр
Аерым алганда, бриллиант туй (60 ел) һәм берничә гаиләнең тимер туйлары (65 ел) билгеләп үтелде.
Флера һәм Фиркат Җәлаловлар, Фәсәхәт һәм Сафиулла Гыйниятуллиннар, Дидарә һәм Инар Садыйковлар, Нина һәм Николай Храмовлар — бәйрәм геройлары булдылар бу көнне. Бу гаиләләр озак еллар бергә яшәгәннәр, тормыш юлында очраган барлык шатлыкларны һәм авырлыкларны бергә күтәргәннәр.
Район башлыгы Марат Гафаров аларның һәрберсенә үзенең котлауларын җиткерде, аларның тормыш үрнәгенең районның барлык халкы өчен, бигрәк тә яшьләр өчен, мөһимлеген ассызыклады.
— Бриллиант һәм тимер туйны бер-берсен чынлап яратучы парлар гына билгеләп үтә, — диде Марат Гафаров.— Безнең районда шундый гаиләләрнең булуы белән горурланабыз. Сез безнең һәм яшьләр өчен үрнәк.
ГХАТ бүлеге башлыгы Альбина Шәрәфетдинова да котлауларга кушылды, бу парларның һәрберсенең хезмәт һәм гаилә тормышына тукталды. Гаилә бәхете серенең мәхәббәт, хөрмәт һәм сабырлыкта булуын һәм бу гаиләләрнең моңа ачык мисал булып торуын билгеләп үтте.
Шаидәләрнең барысы да район башлыгыннан җылы сүзләр, чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.
Бәйрәм тарихы
8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана. Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн 2008нче елдан башлап, һәр ел саен үткәрелә.
Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль – гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне. Аларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер “Петр һәм Феврония турында повесть”мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Алар гомер буе мәхәббәттә яшәгәннәр, бер-берсенә тугры булганнар. Бу ике җан бер-берсенә шул дәрәҗәдә береккән булган ки, алар фани дөньядан да бер үк көнне бакыйлыкка күчәләр.
Дәвам итеп
Район ГХАТ бүлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елда Чүпрәледә 3 гаилә пары үзләренең Тимер туйларын (65 ел), 6 гаилә пары – Бриллиант туйларын (60 ел) туйларын билгеләп үтәләр.
Шулай ук, 55 ел бергә яшәүчеләр саны, бу исә– Зөбәрҗәт туй –23 пар, ә 31 пар 50 ел бергә яши икән, монысы –Алтын туй.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев