Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өстәл теннисы буенча турнир узды

Район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм теннис буенча район федерациясе җитәкчесе Альфред Низамов әлеге ярышларның инициаторлары булганнар.

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында җитәкчеләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Турнирда катнашучыларны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов сәламләде.

Турнирны ачу тантанасында билгеләп үтелгәнчә, район прокуроры Олег Гайнетдинов һәм теннис буенча район федерациясе җитәкчесе Альфред Низамов әлеге ярышларның инициаторлары булганнар.

Хатын-кызлар арасындагы ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны — җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгече Надежда Патрина, 2 урынны — балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече-җаваплы сәркатибе Алена Афанасьева, 3 урынны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Мария Шәкурова яулады.

Ир-атлар арасында Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисковка тиңнәр булмады, 2 урынны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм 3 урынны Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев яулады.

Барлык призерлар да район башлыгының Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Призлы 1 урынны яулаган уенчыларга җиңүче кубогы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев