Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтлиләр
Районда, оешмаларда, хезмәт коллективларында Өлкәннәр көне һәм декадасына багышлап күп төрле чаралар үткәрелә. Һәр елдагыча өлкәннәр бәйрәме ун көн дәвам итә.
Бүген, 3 октябрьдә, Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе башлыгы Дилүзә Азизова районның Чыгарышлылар паркында Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкәннәр өчен бәйрәм оештырган иде.
Иртәдән үк бәйрәм үтәсе паркта музыка яңгырады, өлкәннәр бер-берсе белән очрашып-күрешеп, хәл-әхвәлләрен белештеләр, үткәннәрне искә алдылар.
Районыбыз өлкәннәрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, РФ Пенсия фондының Чүпрәле районындагы бүлеге җитәкчесе Роза Гафарова һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләделәр, исәнлек-саулык, озын гомер, балаларының, якыннарының кадер-хөрмәтен, игътибарларын тоеп яшәүләрен теләделәр.
— Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең бүгенге чарада катнашуыгызга бик шатланабыз. Бу бәйрәм сезнең өчен оештырылды, рәхәтләнеп ял итегез, кушылып җырлагыз, биегез. Районда оештырылган бер генә чара да сезнең актив катнашуыгыздан башка узмый, шундый актив булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә менә шушылай очрашып, сау-исән яшәргә язсын сезгә,-диделәр алар өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәм барышында ветераннар һәм пенсионерлар хәрәкәтендә актив катнашучы, шушы көннәрдә үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәребезгә Грамоталар, Рәхмәт Хатлары, бүләкләр тапшырылды. Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан иткән иде. Әлеге уңайдан бәйрәмдә өлкәннәребез арасында хөрмәтле һәм актив булган гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.
Өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәмнең паркта узуы да бик матур булды. Көн матур, җылы кояшлы туры килде. Чараның урамда булуы белән килгән өлкәннәребез дә үзләрен бик иркен тоттылар. Барлык уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп биеделәр. Шуны да искәртеп үтәсем килә, өлкәннәр берсе дә буш кул белән килмәгән иде. Алар һәрберсе бәйрәм табынына диеп күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бу көнне табигать тә алар белән бәйрәм итте бугай. Паркта үскән агачлардан җил искән саен сары яфраклар матур итеп коелып торды. Яфракларның матур көйгә кушылып биюе — үзе бер төсмер өстәде.
Аны бәйрәмгә килүче һәр кеше сокланып күзәтте. Бик матур булды.
Бу матур чара көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте.
Бәйрәмгә килгән өлкәннәр чараны оештырып, шундый матур очрашу бүләк иткән Дилүзә Азизовага һәм өлкәннәр бәйрәменә пылау пешерү өчен үз хуҗалыгыннан сарык биргән Марат Рәимовка (Кече Чынлы авылы) олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев