Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкәннәр көненә бәйрәм чарасы узды

Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Ветераннарны район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов тәбрикләделәр. Ватаныбыз һәм районыбыз өчен башкарган бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Аннары Марат Гафаров һәм Альберт Хәйретдинов ветераннарга бүләкләр тапшырдылар.
Фиркать Сабир улы Җәлалов ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы республика советы президиумының «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. 

Актив тормыш позициясе өчен Абделхарис Абделхак улы Алимовка «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды. 

Вера Александровна Азизова ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең Мактау грамотасы, күпьеллык җәмәгать эшчәнлеге өчен Фәридон Гыйльфан улы Хафизов ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук, Нурислям Шагиәхмәт улы Алиуллин, Илһам Заир улы Закиров, Тәлгать Ади улы Исхаков, Резидә Каюм кызы Кәлимуллина, Нина Феофановна Матросов, Фирүзә Гәрәй кызы Мурасова, Юрий Михайлович Порфирьев, Гөлсирә Каримулла кызы Рәимова, Илгиз Сафиулла улы Сәлахов район оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль иясе булдлар. Гөлсирә Каримулла кызы Рәимовага, аңа 80 яшь тулды, Виктор Павлович Лухмановка туган көннәре уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

Аннары ветераннар Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Алиса Мамина һәм башка артистлар башкаруындагы концерт номерларын рәхәтләнеп карадылар.

Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Концерт вакытында күңелләре белән ял итеп, өлкәннәребез бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. 

Белешмә

Бүгенге көндә Чүпрәле районында 6700 өлкән кеше исәпләнә. 177 ветераныбыз 90 яшьлек юбилейларын, 35 ветеран 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Хәйбулдино авылыннан Шуркина Мария Петровнага бу елның ноябрь аенда 103 яшь тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев