Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Наиль Әхмәтовка дигән «Батырлык» орденын әти-әнисенә тапшырдылар

Батырлыгы — үлемсез

Наиль Әхмәтов махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган иде.

— Улыгыз Наиль — илгә хезмәт итү, хәрби бурычны үтәү үрнәге. Без аны һәрвакыт истә тотачакбыз. Наиль безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Чын герой тәрбияләгәнегез өчен сезнең алдыгызда баш иябез!-диде район башлыгы Марат Гафаров тантананы ачып.

Наиль Сәйдәш улы Әхмәтов 1969 елның 14 июнендә Чепкас-Илмәт авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап, Ульяновск шәһәренә юл тота. Шунда һөнәри белем ала, эшли. 

1988-1990 нчы елларда хәрби хезмәтен Әфганстан җирләрендә уза. Чын Россия солдаты, хәрби-интернационалист аннан бүләкләр, медальләр белән кайта. «Совет Армиясе отличнигы», «I дәрәҗә чик буе гаскәрләре отличнигы» билгеләренә лаек була. Туган якларына кайткач та Ульяновск шәһәрендә авиазаводта хезмәт куя. Аннан туган авылында төпләнеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. 

Наиль күп кенә игелекле эшләрнең инициаторы булып тора, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Махсус хәрби операция башлангач та читтә калмый, беренчеләрдән булып шунда китә. Сәламәтлеге аркасында кире кайтарылуына карамастан, янә операциягә сорала, контракт төзи. 

—Ул һәрвакыт ярдәм итәргә ашыкты. Киң күңелле иде, "Илне саклау — ир-егет бурычы, мин анда булырга тиеш",-дия иде,- ди әнисе Гөлсәфридә ханым улы турында. —Бервакытта да зарланмады. Барысы да яхшы, кайгырмагыз, дия иде.

Наиль Әхмәтов туган авылында җирләнде. 

—Безнең ил халкының һәр буынына сугыш хәрәкәтләре белән бәйле авырлыклар эләкте. Бөек Ватан сугышының авырлыгын татыган безнең әби-бабайлар булса, аннан соңгы илне торгызу безнең җилкәләргә төште. Улларыбыз Әфганстан, башка кайнар нокталарда хезмәт итте... Бүген дә дистәләгән Чүпрәле егетләре махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгын саклый. Улыбыз да якты киләчәк бәрабәренә гомерен бирде. Язганнан узмыш юк, диләр. Аның якты хатирәсе мәңге яшәсен иде,- диде әтисе Сәйдәш абый. 

Гөлсәфридә ханым улы белән соңгы сөйләшүләрен хәтерендә барлап, аның дин юлына басуын да әйтеп үтте. "Әни намаз укый башладым",-дигән иде соңгы шалтыратуында. Аллаһы Тәгалә хозурына шул рәвешле китүенә сөенәм, догалар кылам. Җирләү эшләрендә катнашкан, безнең белән булган җитәкчеләргә, авылдашларга, якыннарыбызга рәхмәтләр җиткерәм",-ди ана.

Орденны тапшыру чарасы район хакимиятендә узды. Әлеге чарада да хәрбинең якты истәлеген олылап, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьармиячеләр, оешма вәкилләре килгән иде.

Буа һәм Чүпрәле районы хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин олы йөрәкле, батыр ул үстергәннәре өчен Әхмәтовларга олы рәхмәтләр әйтте. "Наиль Сәйдәш улы Әхмәтовның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр!",-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев