Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Мокшиннар «Нечкәбил» бәйгесендә катнашты

«Нечкәбил» — ана һәм гаилә матурлыгы республика конкурсы быел 19нчы мәртәбә узды.

Бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән үтә һәм шушы еллар эчендә ул республикабызда яшәүче гаиләләрнең традицияләрен саклауның визит карточкасына әверелде. Конкурсны И. П. Жуйкова җитәкчелегендәге «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Оештыручылар билгеләп узганча, ел саен бәйгенең масштабы киңәя бара. Конкурста җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булган гаиләләр катнаша.

Алар үз гаиләләре эчендәге мәдәниятне, гаилә кыйммәтләрен, буыннар дәвамлылыгын, патриотизмны, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне, мәдәни һәм милли традицияләрне, һөнәри горурлык һәм казанышларын күрсәтәләр.

Агымдагы елда әлеге республикакүләм бәйгедә Мокшиннар гаиләсе катнашты. Зона, финал өлешләрен узып, Надежда Мокшина «Җаваплы нечкәбил» номинациясендә һәм, шулай ук, бәйгенең күп төрле партнерларының Дипломнары белән бүләкләнде.

Надежда Мокшина — Городище урта мәктәбе директоры. Тормыш иптәше... белән өч ир-бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары өйләнгән, баласы бар.

—Фестивальгә катнашу өчен зур әзерлек кирәк булды. Хезмәттәшләрем, дус-ишләрем, таныш-белешләрем, хәтта танып белмәгән кешеләрдән дә ярдәм сорарга туры килде. Онлайн тавыш бирүдә безнең өчен җан аткан райондашларга рәхмәтебез зур. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», ди татар халкы. Әлбәттә, тырышмыйча гына нәтиҗәгә ирешеп булмый. Ә нәтиҗә уңышлы булды. Шундый иҗади, талантлы, көчле гаилә командалары (атказанган артистлар, мәдәният институты хезмәткәрләре, Бөтенроссия масштабындагы волонтерлар) арасында катнашу —безнең өчен зур дәрәҗә, горурлык. Безгә ышанган, ярдәм иткән район җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә, һәммә кешегә зур рәхмәт,-ди Надежда Мокшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев