Чүпрәледә мөгаллимнәр киңәште
Районда яңа 2024-2025 уку елына старт бирелде
Район мәдәният йортында педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Быел ул «Белем бирүдә һәм тәрбиядә лидерлык: сыйфат һәм нәтиҗәләр» дип исемләнде.
Традиция буенча август киңәшмәсе башланыр алдыннан кунаклар мәгариф учреждениеләре казанышлары күргәзмәсе белән таныштылар. Гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары һ.б. урын алган иде күргәзмәдә. «Мәктәпкә барырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында агымдагы елда 1нче сыйныфка баручы укучыларга кирәк-яраклар да тапшырылды.
Конференция эше Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеочыгышы белән башланып китте. Министр бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, укыту-тәрбия өлкәсендәге яңалыклар, педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары һәм башка күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хакында чыгыш ясап, яңа уку белән котлады, уңышлар теләде.
Район башлыгы Марат Гафаров конференция эшен ачып, мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган мөгаллимнәргә рәхмәт белдерде, хезмәт ветераннарына бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Ветераннар белән бергә районга кайткан яшь кадрлар да хөрмәтләнде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов үзенең чыгышында узган уку елына йомгак ясады һәм яңа уку елына өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Докладтан күренгәнчә, үткән уку елы нәтиҗәле булган,
БДИ тапшыру буенча да билгеле бер уңышлар бар. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары укытучылары һәм тәрбиячеләре муниципаль, республика һәм Бөтенроссия конкурсларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
Бүгенге көндә районда 31 гомуми белем бирү учреждениесе: 18 урта, 3 төп мәктәп, 2 филиал һәм 8 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, шулай ук, 19 мәктәпкәчә учреждение-балалар бакчасы эшли. «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» һәм «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты бар. Мәгариф өлкәсендә барлыгы 866 белгеч хезмәт куя. Шуларның 449ы—мөгаллим, 60ы—балалар бакчасы хезмәткәрләре, 7се—өстәмә белем бирү педагоглары.
Агымдагы уку елында район белем бирү учрежделәрендә 1812 укучы белем алачак. 130 бала мәктәп ишекләрен беренче тапкыр ачып керәчәк.
Газинур Хәлиуллов уку елы дәвамында олимпиадаларда катнашу, патриотик юнәлештәге эш, мөгаллимнәрнең квалификацияләрен арттыру, Бердәм дәүләт имтиханнары һ.б. турында җентекләп сөйләде. Агымдагы уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теле буенча уртача бал— 61,72, математикадан —70,34 булган.
Яңа уку елына әзерлек, төзекләндерү эшләре дә район мәгариф җитәкчесенең чыгышында урын алды. Милли укыту һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә районда татар телендә—12, чуваш телендә 8 мәктәптә белем бирелә.
—Барлык белем бирү учреждениеләре дә яңа уку елына зур әзерлек белән килделәр. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре үткәрелде. «Мәктәпләрдә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау», «Үсеш ноктасы» программалары нигезендә дә шактый эш алып барылды. Киләчәктә дә әлеге эшләр дәвам итәчәк, укытучылар һәм укучылар өчен дә сыйфатлы белем бирү, уку өчен заманча шартлар тудырылачак,-диде җитәкче.
Докладчы, шулай ук, мәгариф өлкәсендә бүгенге көн проблемаларына да тукталды. Бу — кадрлар кытлыгы. Район мәктәпләренә математика, физика, химия, инглиз теле укытучылары кирәк.
Конференция барышында Яңа Уби төп белем бирү мәктәбе директоры Сергей Молгачев һәм Иске Шәйморза урта мәктәбеннән ата-аналар комитеты рәисе Зөлфия Ханбикованың чыгышлары да тыңланды.
Киңәшмә эшендә депутатлар Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Фәридә Зәйнетдинова да катнашты.
Кунаклар сүз алып, мәгариф өлкәсенең елдан-ел үзгәрешләр кичерүен билгеләделәр. Мәгариф министрлыгы вәкиле Фәридә Зәйнетдинова агымдагы елдан яңа фәннәр өйрәнеләчәген ассызыклады. Милли проектлар буенча соңгы елларда башкарылган эшләрне барлады. Әлеге эшләрнең киләчәктә дәвам итәчәген белдерде. Мәктәпләрдә музейлар булдыруга аерым игътибар бирергә өндәде.
—Яңа уку елыннан мәктәпләрдә хезмәт һәм Ватанны саклау нигезләре укытыла башлаячак. Әлеге фәннәр буенча кабинетларны җиһазландыруга игътибар биреләчәк. Шулай ук, мәктәпләрдә тәрбиячеләр вазифалары кертелде. Аларга өстәмә түләүләр булачак,- диде ул.
Район башлыгы Марат Гафаров мәгариф хезмәткәрләре алдында яңа бурычлар билгеләп, иң мөһиме укучылардан сәламәт шәхес тәрбияләү кирәклеген әйтте.
—Нинди генә инновацион белем бирелмәсен, баланы тормышка әзерләргә кирәк. Тормышта ул үз юлын таба белсен һәм сәламәтлеге дә нык булсын. Һөнәри юнәлеш буенча тәрбияне балалар бакчасыннан ук башларга һәм аны максатчан итәргә кирәк. Мәгариф өлкәсендә республика рейтингында без тотрыклы урын тотабыз. Әмма бу тынычланырга ирек бирми. Укыту-тәрбия мәсъәләсендә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешер өчен бөтен мөмкинлекләр бар,-диде Марат Ринат улы һәм педагогик хезмәткәрләргә яңа уку елында зур уңышлар теләде.
Август конференциясендә бүләкләүләр дә күп булды. Мәгариф тармагы хезмәткәрләренең аерым казанышларга ирешкәннәре «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре, ТР Мәгариф министрлыгының, район башлыгының һәм район Башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев