Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә вафат булганнарның истәлеге мәңгеләштерелә

Аларнын хәтирәсе мәңгелек

Моның өчен алар яшәгән өй диварларына мемориаль такталар, мәктәпләрдә хәтер почмаклары ачу дәвам итә.

Соңгы арада каһарман егетләребез истәлегенә шундый биш истәлек тактасы куелды, дүрт мәктәптә музей-почмак ачылды, ике «Батырлык» ордены тапшырылды.

Чаралар район хакимиятендә, шулай ук, геройлар яшәгән авылларда, алар укыган мәктәпләрдә узды. Зур

Чынлы авылында Ринат Миначев, Түбән Каракитә авылында Роман Ладыжников һәм Шәүкәт Идрисов, Чепкас-Илмәт авылында Мансур Нәсыйбуллов, Иске Дуван авылында Геннадий Ильинның истәлекләре мәңгеләштерелде.

Чараларда һәлак булган батырларның туганнары һәм якыннары, район җитәкчелеге, хәрби комиссар, яшьармиячеләр, мәктәп коллективы һәм авыл халкы катнашты.

—Илебез иминлеге өчен үз гомерләрен биргән геройларыбызның хәтирәсе мәңгелек! Әлеге мемориаль такталар һәм почмаклар бу хакта тагын бер кат искәртеп торачак. Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр, чын геройлар булуларын исбатладылар һәм без аларның туганнары һәм якыннары алдында бурычлы, — дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров Түбән Каракитә авылында туып-үскән

Шәүкәт Шамил Идрисов улы һәм Чуваш Шәйморзасы авылыннан Владислав Ким улы Папушкин "Батырлык ордены«на лаек булганнар. Алар һәлак булу сәбәпле дәүләт бүләге егетләрнең якыннарына тапшырылды. Алар исә орденнарны мәктәптә булдырылган музей- почмакларга саклауга куйдылар.

Дәвам итеп

Махсус хәрби операция зонасында вафат булган каһарман егетләребезнең истәлеге «Форпост» учреждениесенең (җитәкчесе Альберт Сөләйманов) «Алар безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев