Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Горбуновның гаиләсенә «Батырлык» ордены тапшырдылар

«Батырлык» ордены — батырга!

Район Башкарма комитетында махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Геннадиевич Горбуновның гаиләсенә Батырлык Орденын тапшыру тантанасы булды. 

Бүләкләү чарасында район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, һәлак булган хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәше, балалары, туганнары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьармиячеләр, оешмалар хезмәтчәннәре катнашты.

Район башлыгы Марат Гафаров Сергей Горбуновны Россия, Татарстан һәм Чүпрәле районы горурлыгы — аның батырлыгы мәңгегә хәтердә һәм йөрәкләрдә калачак, дип билгеләп үтте.

— Махсус хәрби операциядә районыбыздан 300дән артык хәрби катнаша. Алар безнең өчен үрнәк, олы горурлык, — диде Марат Гафаров.

Радик Төхфәтуллин да бүгенге көндә илебезнең батыр улларының иминлек һәм тынычлык өчен көрәшүләрен ассызыклады. 

—Сергей Горбунов — хәрби бурычын үрнәк итеп үтәү үрнәге һәм биргән антына соңгы сулышына кадәр тугры калган ватандашыбыз,- диде хәрби комиссар.

Сергей Геннадиевич Горбунов Иске Дуван авылында дөньяга килгән. Шунда укып, белем алган, гаилә корган. Соңгы елларда Ульяновск өлкәсендә яшәсә дә, махсус хәрби операциягә туган ягы—Чүпрәледән китә. Контракт буенча хезмәт итә. 2024 елда батырларча һәлак була.

Батырлык орденын алырга кайткан тормыш иптәше Ольга, улы Максим һәм кызы Виктория аның ачык күңелле, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынган кеше булганлыгын әйттеләр.

—Өйдә һәрбер нәрсә аны хәтерләтә. Без аның олы йөрәкле, батыр булуы белән горурланабыз, -диделәр Горбуновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев