Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге культуралар 14 241 га мәйданда чәчелгән

Орлык —киләчәк уңышның нигезе

Игенчеләрнең барысы да авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күпчелек орлыкларның сыйфатына бәйле булуын яхшы белә. Халыкта: «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән гыйбарә тикмәгә әйтелмәгән. Киләсе ел уңышы өчен нинди нигез салына (орлыкларның сыйфаты нинди) "Россельхозцентр"ның Чүпрәле филиалы җитәкчесе Исламетдин Низамов белән әңгәмәбез шул хатка.

—Исламетдин Шакирҗанович районда орлыкларны саклауга салу буенча эшләр ничегрәк тора?

—Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә орлыкларны калибрлау, ягъни ГОСТ таләпләренә җиткерү эшләре дәвам итә. Орлыкларның 27 проценты тикшерелде. Чәчүлек материалны анализлаганда без 1000 орлыкның чисталыгын, шытып чыгуын, дымлылыгын, авырлыгын, корткычлар һәм авырулар белән зарарлану-зарарланмавын билгелибез. Нәтиҗәләр чисталыгы, шытып чыгуы, дымлылыгы һәм массасы буенча барлык тикшерелгән орлыкларның да кондицион булуын күрсәтте. Орлыкларның фитоэкспертизасы материалның нинди авырулар белән зарарлануы турында сөйли, бу орлыктан нинди уңыш көтәргә дигән сорауларга җавап бирә. 
Район буенча көзге культуралар 14 241 га мәйданда чәчелгән, шул исәптән, көзге бодай — 11 633 га, арыш — 90 га һәм рапс — 2518 га.

—Көзге культуралар игенчелек системасында мөһим роль уйный. Аларның торышы хакында да сөйләп үтсәгез иде...

—Уҗым культуралары югары дәрәҗәдә, барлык агротехнологик таләпләрне үтәп, оптималь срокларда чәчелде. Әлеге культуралар райондагы гомуми чәчү мәйданының кимендә 20 процентын алып торырга тиеш. Әмма, кызганычка каршы, август аенда яңгырлар булса да, сентябрьдә явым-төшем бөтенләй күзәтелмәде һәм коры һава торышы 9 октябрьгә кадәр дәвам итте. Шуннан соң төнге кыраулар башланды.
Без, фермерлар һәм хуҗалыклар белгечләре белән берлектә, көзге культураларның торышына мониторинг уздырдык.

Вәзгыять түбәндәгечә: торышы яхшы булган чәчүлекләр — 6268 га (44%); канәгатьләнерлек хәлдәгеләр — 2555 га (18%), начар чәчүлекләр —1728 га (12%). Шытым бирмәгән чәчүлекләр — 3690 га (26%).
Моннан күренгәнчә, 5418 га мәйданда яңадан чәчүгә әзер булырга тиеш булабыз. Әле кышның нинди булачагын һәм чәчүлекләрнең ничек кышлаячагын белмибез. Моның өчен, беренче чиратта, бөртекле сабан культуралары орлыкларын өстәп саклауга куюны кайгыртырга кирәк.

Октябрь аенда булып узган явым-төшемнәргә карамастан, туфракта продуктив дым запасы нибары 7 мм. ны тәшкил итә. 10 мм. дан кимрәк булса, бу инде канәгатьләнерлек түгел яки критик хәлдә, дигән сүз. Хәзер инде көзге культураларның үсеше тукталды һәм чыныктыруның беренче фазасы башланды. Чыныктыруның 1нче фазасы 12-14 көн дәвам итә. Аннары 2нче фазасы башлана, бу фаза 3 — 5 градус температурада нольдән түбән булганда 21 — 24 көн дәвам итә. Икенче тапкыр чыныгудан соң, үсемлекләр сусызлана һәм кышкы йокыга тала. 

Бу тармакта җаваплы кеше буларак, уҗым культуралары торышының бик үк әйбәт түгеллеген белдерәсем килә. Шуңа күрә, 2025 елның язгы чәчүенә өстәмә чыгымнарны планлаштырырга кирәк.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев